Тыныш билгелэре что это
тыныш билгеләре
1 знак
2 препинание
3 ставить
ставить в известность — хәбәр итү, белдерү
ставить под контроль — контроль астына алу, тикшереп-күзәтеп тору
4 аббревиатура
5 аккредитовать
6 ассигновать
7 ассигновка
8 астрология
9 аттестовать
10 аэронавигация
11 бракераж
12 браковщик
13 вес
14 веха
15 видовой
16 вменяемость
17 водяные знаки
18 вспрыснуть
19 вторичный
материя первична, а сознание вторично филос. — материя беренчел, ә аң икенчел
20 выделить
См. также в других словарях:
тыныш — 1. Үпкәләр белән һава сулау һәм аны кире чыгару процессы; тын алыш 2. Сөйләгәндә, җырлаганда, укыганда һ. б. ш. бик аз вакытка ясала торган тукталыш; пауза. Берәр нәрсә эшләгәндә вакытлыча ясала торган тәнәфес 3. әд. иск. Цезура 4. диал. Җырның,… … Татар теленең аңлатмалы сүзлеге
пунктуация — Тыныш билгеләрен кую системасы … Татар теленең аңлатмалы сүзлеге
нокта — 1. Очлы нәрсә белән кагылудан калган эз, кечкенә генә түгәрәк төртке. күч. Күренер күренмәс бик кечкенә нәрсә 2. Җөмләләрне бер берсеннән аеру өчен һәм кыскартылган сүзләрдән соң куела торган тыныш билгесе (.) 3. Алгебрада, нота язуында, телеграф … Татар теленең аңлатмалы сүзлеге
тыныш билгеләре
1 билге
шартлы билге — усло́вная ме́тка
китап тышындагы билге минеке түгел — ме́тка на обло́жке кни́ги не моя́
яз билгесе — приме́ты весны́
усаллык билгесе — при́знак недоброжела́тельности
авыру билгеләре — при́знаки боле́зни
дошманлык билгеләре — симпто́мы недружелю́бия
тыныш билгеләре — зна́ки препина́ния
математик билге — математи́ческий знак
астрономик билгеләр — астрономи́ческие зна́ки
фабрика билгесе — фабри́чное клеймо́, фабри́чная ме́тка
фирма билгесе — фи́рменный знак
тамга билгесе — тавро́вый знак
«биш»ле билгесе — пятёрка
«ике»ле билгесе — дво́йка
билге кую — ста́вить оце́нку
гвардияче билгесе — гварде́йский значо́к
2 билгеләмә
грамматик билгеләмә — граммати́ческое определе́ние
математик билгеләмә — математи́ческое определе́ние
китап битенә төшерелгән билгеләмә — поме́ты, сде́ланные на страни́цах кни́ги
3 билгеләнү
җыелыш дүшәмбегә билгеләнә — собра́ние назнача́ется на понеде́льник
эшне төгәлләү срогы ай башына билгеләнгән — срок заверше́ния рабо́ты наме́чен на нача́ло ме́сяца
максат дөрес билгеләнгән — цена́ определена́ пра́вильно
аланнар печәнлек итеп билгеләнгән — луга́ предназна́чены под сеноко́с
бер бүлмә яшьләр өчен билгеләнгән — одна́ ко́мната отведена́ для молоды́х
эшкә билгеләнү — назнача́ться на рабо́ту
авыл хуҗалыгы эшенә билгеләнү — назнача́ться на селькохозя́йственные рабо́ты
язмыш (Алла) тарафыннан билгеләнү — предопределя́ться судьбо́ю (Бо́гом)
4 билгеләтү
5 билгеләү
иске йортларны сүтәр өчен билгеләү — поме́тить ста́рые дома́ на слом
яңа йортны яшьләр өчен билгеләгәннәр — но́вый дом отвели́ для молоды́х (молодым́)
конференция планнарын билгеләү — наме́тить пла́ны конфере́нции
лекциянең көнен билгеләү — назна́чить день ле́кции
билгеләгән көнне — в устано́вленный день
билгеләгән вакыт — назна́ченное вре́мя
пальтоны 200 сумга билгеләү — установи́ть це́ну пальто́ в 200 рубле́й
галошның үлчәмен билгеләү — определи́ть разме́р гало́ш
пенсия билгеләү — назна́чить (установи́ть) пе́нсию
язмыш билгеләгән — рок предназна́чил; судьба́ предопредели́ла
6 тыныш
иркен тыныш — свобо́дное дыха́ние
шактый тыныштан соң — по́сле значи́тельного переры́ва
тыныш ясау — де́лать переры́в, прерыва́ться
тынышлар ясап укый — чита́ет с па́узами
бер тынышта ятламау — не вы́учить наизу́сть ни одного́ предложе́ния из Кора́на
7 тыныш галәмәте
8 тыныш тамгасы
9 тыныш
10 тыныш
11 тыныш
жыламайтын тыныш бала — неплачущий, спокойный ребёнок
12 тыныш
13 билгеләнү
14 билгеләнергә
15 алдан билгеләү
16 билгеләгеч
17 билгеләп бетерү
18 билгеләп кую
19 билгеләп үтү
20 билгеләп чыгу
См. также в других словарях:
тыныш — 1. Үпкәләр белән һава сулау һәм аны кире чыгару процессы; тын алыш 2. Сөйләгәндә, җырлаганда, укыганда һ. б. ш. бик аз вакытка ясала торган тукталыш; пауза. Берәр нәрсә эшләгәндә вакытлыча ясала торган тәнәфес 3. әд. иск. Цезура 4. диал. Җырның,… … Татар теленең аңлатмалы сүзлеге
пунктуация — Тыныш билгеләрен кую системасы … Татар теленең аңлатмалы сүзлеге
нокта — 1. Очлы нәрсә белән кагылудан калган эз, кечкенә генә түгәрәк төртке. күч. Күренер күренмәс бик кечкенә нәрсә 2. Җөмләләрне бер берсеннән аеру өчен һәм кыскартылган сүзләрдән соң куела торган тыныш билгесе (.) 3. Алгебрада, нота язуында, телеграф … Татар теленең аңлатмалы сүзлеге
Урок по тат яз «Аерымланган хәлләр янында тыныш билгеләре»
Онлайн-конференция
«Современная профориентация педагогов
и родителей, перспективы рынка труда
и особенности личности подростка»
Свидетельство и скидка на обучение каждому участнику
Казан (Идел буе) федерал ь университеты татар филологиясе бүлеге 07-0802нче төркем студенты Гиниятова Ләләнең Совет районы 149нчы төрек-татар лицееның VII Б сыйныфында “Аерымланган хәлләр янында тыныш билгеләре” темасына уздырылган татар теле дәресенең үрнәк планы һәм конспекты.
Тема : Аерымланган хәлләр янында тыныш билгеләре.
Аерымланган хәлләр янында тыныш билгеләре куелу очракларын өйрәнү.
Җөмлә эчендә аерымланган хәлләрне аера белү.
Укучыларның сөйләм телен үстерү.
Мифтахов Б. М., Сөнгатова Г. М. Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 7 нче с-фы өчен д-лек / М. З. Зәкиев редакциясендә. – 3 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2002. – 142 б.
Җиһазлар :интерактив такта, карточкалар, дәреслек.
Дәреснең методы : аңлату-күрсәтү, әңгәмә.
Дәреснең тибы : яңа материалны аңлату дәресе.
1. Исәнләшү. Дежур укучыны ачыклау, дәрескә килмәгән укучыларны билгеләү.
II. Яңа материалны аңлату :
2. Интерактив такта белән эшләү.
1. Дәреслектә бирелгән 154 нче күнегүне( Өзектәге җөмләләрдә тыныш билгеләрен куюның сәбәбен аңлатыгыз) телдән эшләү.
2. Интерактив такта белән эшләү.( Тыныш билгеләрен куеп, текстны күчереп языгыз. Аерымланган хәлләрнең астына сызыгыз. Нинди хәл аерымланганын өстенә языгыз ).
3. 155 нче күнегүне (Калын хәрефле сүзләрнең җөмләдәге функциясен (җөмләнең нинди кисәге булып килүен) билгеләгез һәм алар янында ни өчен тыныш билгесе куелмауның сәбәбен аңлатыгыз) телдән эшлибез.
1.Укучыларга, теманы аңлаулары максатыннан, сораулар бирү.
2. Дәрестә катнашкан укучыларга билгеләр кую.
3. Укучылар белән саубуллашу.
У: Бүген сыйныфта кем де жур? Барыгыз да бармы?
У: Яхшы, утыр. Укучылар, өй эшләрен эшләп килдегезме? Тикшереп китик эле. Ачтык дәфтәрләрне. Кем укый?
У: Молодцы, укучылар. Теманы әйбәт кенә аңлагансыз. Аерымланган хәл дип без нәрсәгә әйтәбез инде?
у: Әгәр дә хәлләр үзләре бәйләнгән җөмлә кисәгеннән ераклашса һәм ярым хәбәрлек төшенчәсенә ия булса, алар аерымланалар.
У: Ярым хәбәрлек дигәнне сез ничек аңлыйсыз?
у: Эш яки хәлне белдерә( процесс белдерә).
У: Мин сезгә узган дәрестә аерымланганган кисәкләр янында нинди тыныш билгеләре куелуын әйтеп киткән идем инде. Бүген әлеге теманы тирәнрәк өйрәнәбез. Димәк, бүген безнең темабыз “Аерымланган хәлләр янында тыныш билгеләре”. Аерымланган хәлләр җөмләдә өтер яки өтерләр белән аерыла. Җөмлә башында һәм ахырында килсә, бер яктан, ә җөмлә уртасында килсә, ике яктан өтерләр белән аерыла. Җөмлә кисәге ягыннан тикшергәндә аларга сызык-нокта сызыла. Укучылар, безнең нинди хәлебез аерымланмый әле?
У: Урын хәле аерымланмый, чөнки ул процесс белдерүче сүз белән бирелми. Димәк, аны өтерләр белән аеру да кирәк түгел.
Укучылар, китапларыгызны ачыгыз, 154 нче күнегүне телдән эшлибез. Биремне укып чыгабыз. Өзектәге җөмләләрдә тыныш билгеләре куюның сәбәпләрен аңлатыгыз.
У: Молодцы, укучылар. Әйдәгез хәзер язмача бер күнегү эшләп алабыз. Дәфтәрләребезне ачтык. Бүгенге число, сыйныф эше, теманы язып куйдык. Хәзер экраннарга карыйбыз. Сезгә “Рәйхан чишмәсе” дигән текст бирелгән, ләкин текстта аерымланган хәлләр янында тыныш билгесе куелмаган. Текстны тулысы белән күчереп аласыз, өтерләрен куясыз, аерымланган хәлләр астына сызасыз, өстенә нинди хәл аерымланганын язасыз. Аңладыгызмы?
У: Башладык. Сорауларыгыз булса кул кул күтәрегез.
Кулындагы кәрзине тулгач Рәйхан кызарып пешкән җир җиләкләрен сабаклары белән җыя-җыя инде кайтыр юлга чыкты. Биек тауга сыенып тыныч кына аккан Сөн елгасы буендагы яшел болында авыл көтүе тупланган. Басу өстендә үзенә бер ямь өстәп зәңгәр рәшә тирбәлә. Арышлар горурланып инде соңгы серкәләрен очыра.
Кыз тирә-юньгә сокланып бераз карап торды да сукмак буйлап төшеп китте. Гаҗәп бер хуш ис тоеп ул туктап калды. Бу бөтнек исе икән. Рәйхан шунда берсен өзеп алырга иелгән иде, кинәт аяклары юеш җиргә кереп батты. Лачкылдап тирә юньгә су чәчрәде.
– Бу чишмә бит! – дип уйлады ул чиксез шатланып.
Берничә сәгатьтән соң кыз көрәк белән чиләк тотып яңадан килде. Беренче эш итеп ул бу тирәне чүп-чардан чистартты, аннары теге үзе баткан чокырны тирәнәйтте. Шуны гына көткән кебек аннан су бәреп чыкты.
Чишмә суы Рәйханга рәхмәт әйткәндәй челтер-челтер килеп аска таба ага башлады. Рәйхан чишмәдән уч тутырып су алды да эчеп карады. Шундый салкын, шундый тәмле иде ул.
У: 155 нче күнегүне (Калын хәрефле сүзләрнең җөмләдәге функциясен (җөмләнең нинди кисәге булып килүен) билгеләгез һәм алар янында ни өчен тыныш билгесе куелмауның сәбәбен аңлатыгыз) телдән эшлибез.
Укучылар, дәресебез ахырына якынлаша. Аерымланган хәлләр янында нинди тыныш билгесе куелганын аңладыгызмы инде?
Фәйрүзә монда яңа кеше булганлыктан әле эшнең нәрсәдә икәнен белми.( Г.А.) 2. Ул хәзер кичләрен заводта эш бетү белән урамга чыгып китә.(Г.А.)3. Еракта томан эчендәге кебек кенә булып зәңгәр урман шәүләләнә. ( Г. А.) 4. Кешеләрнең игътибары бер төбәккә хисләр өермәсе ясап уртада бөтерелүче Арыслан белән Мөнәвәрәгә төбәлде. ( Г. А.) 5. Дөресрәге, Гыйлемдар белән без икәү бер авылга Чуаркүлгә кайтабыз. (Ә. Е.) 6. Башта Казан кунаклары филармония артистлары хөнәрләрен күрсәттеләр. ( Ф. Х.)
Аналитик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре
Онлайн-конференция
«Современная профориентация педагогов
и родителей, перспективы рынка труда
и особенности личности подростка»
Свидетельство и скидка на обучение каждому участнику
Аналитик иярченле кушма җөмләләр янында тыныш билгеләре
1) укучыларның аналитик иярченле кушма җөмләләр турындагы белемнәрен тирәнәйтү, җөмлә төзелешенә һәм мәгънәсенә бәйле рәвештә тыныш билгеләрен дөрес куярга өйрәтү;
2) укучыларның логик фикерләү сәләтен, иҗади активлыкларын үстерү; төркемнәрдә эшләп, дустанә мөнәсәбәт булдыру;
3) Мәдәният елы уңаеннан театрга карата кызыксыну уяту
Җиһазлау: мультимедиа, презентация, физкультминут өчен бию көе, схемалар.
Оештыру. Хәерле көн, укучылар! Барыбызга да яхшы кәеф, нәтиҗәле эш теләп, дәресебезне башлыйбыз. Бүген без иярченле кушма җөмләләр темасын өйрәнүне дәвам итәбез. Дәрес барышында белемнәребезне системалаштырырбыз, уңышларыбызга куанырбыз, кимчелекләребезне бетерү өстендә эшләрбез. Дәресебезгә Ризаэддин Фәхреддиннең гыйбрәтле сүзләрен эпиграф итеп алабыз:
“ Кеше бул ыр өчен гәүдә булу гына җитми, гыйлем булу да шарттыр. Гыйлем вә тәрбия орлыкларын хәзер ихлас вә мәхәббәт илә чәчсәгез, киләчәктә файдалы җимешләрен дә үзегез җыярсыз”. (Ризаэддин Фәхреддин)
2. Җөмлә төзелешен билгеләү
3. Синтетик һәм аналитик җөмләләрдә тыныш билгеләре
Конспект урока по татарскому языку на тему «Кушма җөмлә эчендәге тыныш билгеләрен кабатлау»
Онлайн-конференция
«Современная профориентация педагогов
и родителей, перспективы рынка труда
и особенности личности подростка»
Свидетельство и скидка на обучение каждому участнику
Тема. Кушма җөмлә эчендәге тыныш билгеләрен кабатлау
Максат. 1. Кушма җөмлә эчендәге тыныш билгеләре дөрес куеп яза белергә өйрәтү.
2. Кушма җөмлә эчен дә тыныш билгеләрен кую күнекмәсен автоматлаштыру.
3. Пөхтәлек тәрбияләү.
4. Кушма җөмлә турында сөйләшү.
Җиһаз. “Кушма җөмләләрдә тыныш билгесе” презентациясе, ноутбук.
Тибы. Кабатлау- йомгаклау
Укучылар белән исәнләшү, дәрескә әзерлекләрен тикшерү, дәресне башлау.
1 т. Һәр өчракка мисал язарга. Б. 69-72, 2 т. 77 нче күнегү. Бирем буенча.
Төп этапта булачак актив эшчәнлеккә әзерлек.
Дәреснең темасын һәм максатын җиткерү.
Без алдагы дәресләрдә нинди темаларны, кагыйдәләрне искә төшердек.
Бүген шул темалар буенча алган белемнәрне тикшерербез. Димәк, безнең дәреснең максаты нинди була?
Сорауларга җавап бирү рәвешендә, кушма җөмлә турындагы белемнәрне искә төшереп үтү.
-Нинди җөмлә кушма җөмлә дип атала?
— Кушма җөмлә нинди төрләргә бүленә?
— Нинди җөмлә тезмә кушма җөмлә дип атала?
— Нинди җөмлә теркәгечле тезмә кушма җөмлә дип, нинди җөмлә теркәгечсез тезмә кушма җөмлә дип атала?
— Нинди җөмлә иярченле кушма җөмлә дип атала?
— Иярчен җөмләләрнең мәънә ягыннан ничә төре бар?
— Аналитик бәйләүче чараларга нәрсәләр керә?
— Синтетик бәйләүче чараларга нәрсәләр керә?
— Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан ничә төре бар?
— Синтетик һәм аналитик җөмләләр янында нинди тыныш билгеләре куела?
Тыныш билгеләре тарихыннан.
Шул заманнан алып пунктуация камилләшә бара.
II бит: Тыныш билгеләрен куюның нигезләре.
Татар телендә тыныш билгеләрен куюның төп 2 принцибы бар:
1) синтаксик төзелеш принцибы.
2) мәгънәви (семантик) принцип.
Тыныш билгесен җөмлә төзелешенә карап куйганда, җөмлә кисәкләренең сөйләмдәге мәгънәсенә, җөмләгә нинди эчтәлек бирүенә игътибар итәргә кирәк; мәгънә, эчтәлек бозылса, тиешле тыныш билгесе куелмый калырга яки кирәк булмаган урынга сызык, өтер өстәлергә мөмкин.
Бирелгән җөмләләрдә тыныш билгеләре куярга.
Җөмләләр карточкага язылган.
Теркәгечсез т.к.җ. Язмыш сынаулары бу матур гаиләне дә читләтеп үтми, аларның бәхетле еллары озакка сузылмый.
Теркәгечле т.к.җ. Сараның җырлавын дуслары бик яраталар, ә Газиз аның тавышыннан тәмам сихерләнә.
Синт. Иярч. Җ. Яшьлегең тырыш булса, картлыгың тыныч була.
Аналит. И.җ. (парлы мөн сүз) Кемнең телендә ни булса, күңелендә шул була.
Аналит. И.җ. (көт.п.) Мин беләм: сез үзегезне генә кайгырта торган кеше түгел.
Аналит. И.җ. (ялг.м.с.) Мин шуны сизәм: Нурсөя мине сүзсез дә аңлый
Аналит. И.җ. (терк) Җир ап-ак булган, әйтерсең аңа ак юрган ябылган.
Гомумиләштерү һәм системага салу.
Схемага туры килгән җөмләләрне табарга. (Җөмләләр беренче биремнеке)
Бирелгән схемага туры килгән җөмлә төзергә.
( мөнәсәбәтле сүз)? [ мөнәсәбәтле сүз]
Үзконтроль һәм контроль.
ЕРЭ тибында бирем эшләү.
Кушма җөмләдә тыныш билгеләре
(6) Әйе, 23 еллык гомере буе сыналган фал: һәр елның 1 нче июнендә аның тормышында сәер, гаҗәеп хәлләр башлана да инде.
(9) Тормышында нинди генә хәлгә юлыкса да, Нияз дога иясе булуын, татарлыгын исеннән чыгармады: татар малайлары янындарак йөрде, татарча әйбәт кенә сөйләшергә дә өйрәнде.
(15) 1 нче июнь. Быел нәрсә бирер аңа бу көн? (16) Тагын ни булып, кем булып килер? (17) Афәт булыпмы, әллә. мәхәббәт булыпмы?
(18) Тукта, нигә болай күңелсезләнеп утыра соң әле ул? (19) Яшәүдән курыккан кебек була ласа бу! (20) Киләчәктән, язмыштан курыккан кебек. (21) Ул бит белә (?) “Тормыш катлаулы булса да (?) язмыш барыбер мәрхәмәтле ул”. (22) Ничек тә яшәргә кирәк, бәхетле булырга. (23) Тешне кысып булса да бәхетле булырга.
Укылган текст нигезендә А1-А5 биремнәрен үтәгез. А1-А5 биремнәренең һәрберсендә берсе генә дөрес булган 4 җавап варианты бирелгән.
А1. Баш һәм ирчен җөмләләрне ничек билгелиләр?
А) иярченле кушма җөмләдә урнашу тәртибенә карап;
В) интонациягә карап;
Г) каршы куючы теркәгечләргә карап билгелиләр.
А2. Нинди иярчен җөмлә аналитик дип атала?
А) хәбәре булмаган иярчен җөмлә;
Б) баш җөмләгә үзенең хәбәре составында тормый торган чаралар ярдәмендә ияргән җөмлә;
В) баш җөмләгә кушымчалар ярдәмендә ияргән җөмлә;
Г) баш җөмләдән соң килгән җөмлә.
А3. Аналитик иярченле кушма җөмләләрдә нинди тыныш билгеләре куела?
В) ике нокта, өтер, сызык;
Г) өтер, нокталы өтер.
А4. 6 нчы җөмләнең билгеләмәсен табыгыз
А) аналитик иярчен җөмләле кушма җөмлә
Б) синтетик иярчен җөмләле кушма җөмлә
В) теркәгечсез тезмә кушма җөмлә
Г) катлаулы кушма җөмлә
А5. 12 нче җөмләнең билгеләмәсен табыгыз
А) аналитик иярчен җөмләле кушма җөмлә
Б) катлаулы кушма җөмлә
В) теркәгечсез тезмә кушма җөмлә
Г) синтетик иярчен җөмләле кушма җөмлә
В1-В5 биремнәрен укылган текст нигезендә үтәгез. Җавапларны сүз яки цифрлар белән языгыз.
В1. 11 нче җөмләдә сорау билгесе урынына нинди тыныш билгесе куяр идегез?
В2. 12 нче җөмләдә сорау билгесе урынына нинди тыныш билгесе куяр идегез?
В3. 21 нче җөмләдә сорау билгеләре урынына нинди тыныш билгесе куяр идегез?
В4. 8 нче җөмләгә билгеләмә бирегез.
В5. Иярченле кушма җөмләләр санын арта бару тәртибендә языгыз.
А һәм В өлешләрен тикшерү.
С2.1 “ Әдәби әсәрнең идея-эчтәлеген ачуда тыныш билгеләренең роле” темасына сочинение языгыз. Җавабыгызны дәлилләп, укылган тексттан әлеге лексик күренешләргә мисаллар китерегез (барлыгы 2 мисал).
Мисалларны язганда, кирәкле җөмләләрнең тәртип номерларын күрсәтегез яисә цитата рәвешендә бирегез.
Эшегезне лингвистик материал нигезендә ачып, фәнни яки публицистик стильдә яза аласыз.
Сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә итеп, таныла торган почерк белән языгыз.
С2.2 Текстның бетемендә (финалында) китерелгән “Тормыш катлаулы булса да, язмыш барыбер мәрхәмәтле ул” җөмләсен Сез ничек аңлыйсыз?
Сочинениедә укылган тексттан фикер агышыгызны дәлилли торган 2 аргумент китерегез.
Мисалларны язганда, кирәкле җөмләләрнең тәртип номерларын күрсәтегез яисә цитата рәвешендә бирегез.
Сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә итеп, таныла торган почерк белән языгыз.