певец идель нургалин биография
Поклонники творчества Иделя Нургалина
Нургалин Идель Зиннурович родился в 1988 году в селе Старосубхангулово Бурзянского района РБ.
После школы 2004 году Нургалин в Уфимское училище искусств по классу баяна.
Показать полностью.
И уже на втором курсе обучения он становится лауреатом Республиканского конкурса аккомпаниаторов в городе Стерлитамаке (2006 г.).
Это и вдохновило музыканта на дальнейшее творчество. Упорный труд и целеустремленность приводит его еще немалым победам: Республиканский конкурс молодых музыкантов (2006, Уфа), Международный конкурс музыкантов «Между Волгой и Уралом» (2007, Казань).
2008 году начал писать песни. В этом же году принял участие в телевизионном конкурсе «Хрустальный соловей» с песней собственного сочинения «Рәхмәт йыры». Именно эта песня принесла ему победу и в этом конкурсе.
2008 году поступает в УГАИ им.З.Исмагилова. Параллельно начинает работать в студии «Караван-Сарай» под руководством заслуженного артиста РБ Вильдана Яруллина. С тех пор начались его многочисленные выступления как баяниста и певца.
С 2015 года начал сольную карьеру и по сей день даёт свои сольные концерты по Республике и за ее пределами. Преимущественно исполняет песни собственного сочинения.
Сәләм бирәм һеҙгә,
Сәләм алам һеҙҙән,
Дуҫтар сәләмләшәйек!
Сәләм биреп, сәләм алып,
Иҫәнләшеп йәшәйек!
Ялҡынлы сәләмдәремде
Ҡабул итегеҙ дуҫтар.
Һеҙҙең менән йәшәүҙәре
Эх, рәхәт шул, туғандар!
Сәләм бирәм һеҙгә,
Сәләм алам һеҙҙән,
Дуҫтар сәләмләшәйек!
Сәләм биреп, сәләм алып,
Иҫәнләшеп йәшәйек! (Рәхәтләнеп йәшәйек! Сәләмләшеп йәшәйек!)
Төрлө хәлдәр була тормошта,
Кәйеф төшә ҡай саҡта.
Ниҙәр генә булһа ла
Шат-йылмай был донъяға.
Салаватка җырлар язучы Идел Нургалин аның Elvin Grey белән мөнәсәбәтләренә ничек карый?
//Tatar Today// Ләлә Маннанова//
Салават абый Фәтхетдиновның 31 сезоны гөрли. Ул анда яшь җырчы Идел Нургалинның да җырын башкарган. Без Иделдән Салават абый белән танышу тарихы белән кызыксындык, татар-башкорт эстрадасы турында фикерләрен сораштык.
— Салават абый Фәтхетдинов яңа 31нче сезонында сез язган җырны җырлый. Салават абый белән ничек таныштыгыз?
— Без Салават абый белән күптәннән таныш, чөнки мин 2008-2014 еллар Башкортостанның халык артисты Вильдан Яруллин командасында жырчы-музыкант буларак эшләдем. Ә алар бик якын дуслар. Шулай булгач Казанга күп тапкырлар Салаватка кунакка баргаладык. Кунакка дип юбилей концертларына инде (50 яшъ). Акъсает авылында да,Уфада булса да гел бергә идек.
— Беренче тапкыр Салават абый белән кайда күрешкән идегез?
— Беренче тапкыр 2010 юбилейына барганда күрештек. Концерттан сон кунакка алып кайтты безне. Ул вакытта Рифат Зарипов та, Ришат Фазлиахметов та анда эшлиләр иде.
— Ничек аңа җырыгызны тәкъдим итә алдыгыз?
— Җырны инде яңа сезонга әзерләнә башлагач, Вильдан абый миннән җырлар авторы буларак җырлар сорады. Бер ничәсен җибәрдем һәм ул шушы «Якыннар китә» җырын сайлап алды да инде.
— Җырның сүзләрен дә, көен дә үзегез яздыгызмы?
— Көе дә, сүзләре дә үземнеке.Үземнең концертларда да бу җырны башкарам.
— Салават абый сезгә кайсы ягы белән ошый, нинди сыйфатларын үрнәк итеп алыр идегез?
— Салават Зәки улы ул чын ир-ат идеалы дип әйтер идем. Төгәл, аз сүзле, кырыс, юмарт, юмор хисле. Очрашкан саен «Ооо, башкорт егетләреее» дип күрешә.
— Татар-башкорт эстрадасына нәрсә җитми дип уйлыйсыз?
— Татар-башкорт эстрадасына бераз оешканлык җитми кебек. Артистлар бердәмерәк булса яхшырак булыр иде дип уйлыйм. Әйбәт аралашканнары күп әлбәттә, ләкин бу аралашу күп очракта күз буяу гынадыр кебек. Бердәмлек булса дәүләт кимәлендә дә эстрадага игътибар артыр иде.
— Башкорт эстрадасы татар эстрадасыннан нәрсәсе белән аерыла?
— Татар-башкорт эстрадасы аермасын әлегә әйтә алмыйм, ләкин проблемалар бердер дип уйлыйм.
— Сез милләтегез буенча татармы?
— Милләтем буенча мин чиста башкортмын. Башкортстанның Бөрҗән районы Агыйдел бистәсеннән.
— Рус милләтеннән булсам зур уңышларга ирешеп булыр иде дигән уйлар килмиме?
— Эш милләттә түгелдер. Кем генә булсаң да бар нәрсә кешенең үзенән тора. Хәзерге заманда тырышкан кешегә бөтен мөмкинлекләр дә бар.Үз милләтем белән горурланам һәм башка милләтне дә хөрмәт итәм.
— Элвин Грей да Башкортстаннан, аның уңышы нидә дип уйлыйсыз, аның кебек популяр булырга теләр идегезме?
— Радикны күптәннән беләм. Үзе аранжировкалар яза, җырлар яза, тырыш та. Продюссер белән эшләп китүе һәм күп еллар тату эшләүләре дә бик нык алга этәрде. Генерал булырга хыялланмаган солдат, начар солдат инде ул.
— Элвин белән Салават абый дуслашуын теләр идеңме, алар чын-чынлап сөйләшми микән бер-берсе белән?
— Сәхнәдә һәр кемгә урын җитә. Салават абый ул эстраданың аксакалы, моң патшасы, халыкчан җырчы.
Радик — ул коммерция проекты, креатив, яңа алымнар кертүче. Алар икесе ике төрле юнәлеш. Аларны дошманнар итеп күрергә ярамый. Әммә алда әйткән бердәмлек булса күпкә яхшырак булыр иде.