певец илсаф биография личная жизнь
Сафин Ильсур Зямилевич
Сафин Ильсур Зямилевич(Илсаф)популярный татарский певец,Заслуженный артист Республики Татарстан
солист-вокалист отдела народных коллективов филармонии,родился 9 мая 1966 года, в селе Новые Какерли Дрожжановского района Республики Татарстан.
В возрасте шести лет начал петь.Получил специальность инженера-механика и не предполагал свою
жизнь связывать с музыкой.
В 1995 году Ильсур,выступающий под сценическим именем Илсаф стал дипломантом конкурсов
«Татар жыры» и Международного фестиваля самодеятельных исполнителей башкирской и татарской песни «Дуслык моны».
С 1996-1998 гг.Солист-вокалист отдела народных коллективов филармонии.
Ильсур Сафин один из самых популярных татарских певцов.
Его песни знают и любят не только в Татарстане,но и во многих уголках России.
Репертуар Ильсура полон теплых и душевных татарских песен, будучи исполненными прекрасным голосом певца,
они полностью погружают нас в себя, и приближают к пониманию татарской народной души.
Это песни различных жанров: от классических арий и романсов до простых мелодичных песен,
исполняемых в застолье. Именно такая широта души певца и породила армию поклонников и поклонниц в Татарстане,
да и по всей России, где есть татары.
Популярные песни:
Туган якларым
Язмышны узгэртеп булмады
Никахсыз сою
Игезэклэр жыры
Без мишэр егетлэре
Награды и достижения:
Заслуженный артист Республики Татарстан,
дипломант конкурса «Татар жыры»,
дипломант Международного фестиваля «Дуслык моны».
15 елдан соң өйләнү: ИлСаф ни өчен хатыны белән язылышмаган булган? (ЭКСКЛЮЗИВ ФОТОЛАР)
Узган атнада җырчы ИлСафның гаиләсендә матур бәйрәм булган. Хатыны Зилә белән 15 ел бергә гомер иткәннән соң, алар ЗАГСка барып язылышканнар.
Туй күлмәкләрен киеп, 12 октябрь көнне барып язылыштык. Балалар бик шат. Аязның әле бу көнне туган көне дә иде.
— Хатыныгыз белән яшь арагыз да шактый икән.
— Унбиш яшь элек күп кебек иде, хәзер сизелми дә. Бер өлкәдә эшләгәнгәме, сөйләшер сүзләребез дә күп. Үземне өлкәнрәк итеп тойганым юк (көлә).
— Гаиләдә ниндидер үз принцип, таләп һәм кагыйдәләрегез бармы?
— Ул принциплар югалып бара инде. Диндә булганнар төгәл әйтә ала: түземлек һәм сабырлык һәрчак хөкем итәргә тиеш. Уртак тел табу, юл бирү булырга тиеш – вәгазьләрдә шулай язылган.
Элек, сүз дә юк, бөтенләй башка холыклы идем. Бүгенге хәлләрне дә элекке акылым белән башкача хәл итәр идем. Хәзер “Мин!” – дип кычкырып йөрмим һәм алай дип йөрүнең кирәге дә юк дип саныйм.
Диндә булуның уңай яклары бик күп. Аллага шөкер, хатыным да намазда. Бергәләп уразага керәбез. Мин әле, юлда фәлән булып, уразамны калдырган көннәр дә була. Ә менә Зилә – бик төгәл кеше. Аның әти-әниләре дә диндә, алар зур үрнәк булып тора.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ИлСаф: “Аерылышуыбызның сәбәбе күбрәк миндә”
— ИлСаф, күпме җырчылар юкка чыкты, ә син югалмадың.
— Аллага шөкер, сәхнәдә 20 ел басып торам. Яраткан тамашачым сакланып калды. Элек УНИКСта җидешәр көн концерт куя идем, хәзер алай ук түгел, әмма язмышыма рәхмәтлемен.
— Гәүдәңне саклыйсың, корсагың юк.
— Күз тидермә! Төкереп куй. Диета-фәлән тотмыйм. Бөтен ризыкны ашыйм. Күп ашамаска тырышам. Ризыктан культ ясамадым. Уразадан соң әзрәк җәелеп киттем анысы.
— Ураза тоттыңмы?
— Аллага шөкер, башыннан ахырына кадәр. Тәравих намазын «Гадел» мәчетендә укыдым.
— Зәкят түләрлек малың бармы?
— Аны санап тормасаң да була, гастрольдән 100 мең сум акча эшләп кайтсам, шуның 2 %ын сәдака итеп тапшырам.
— Кайларга?
— 18нче хастаханәгә, балалар йортына илтәм. «Меңьеллык», «Гадел» мәчетләрен ремонтлаганда сәдака бирдем.
— Син бит беренче хатының белән бер авылдан.
— Әйе. Казанда яши ул, кияүгә чыкмады.
— Ник аерылыштыгыз? Сәбәбен әйт әле? Кызып киттеңме? Әллә яшьрәк хатын аңыңны томаладымы? Аңа ияреп киттеңме?
— Шулайрак булгандыр. Шулай туры килде.
— Шулай да, беренче хатыныңны син ташладыңмы?
— Мин генә ташламадым. Безнең аерылышуга Миләүшәнең инициативасы зуррак булды дип әйтсәм, дөресрәктер. Әмма гаеп күбрәк миндә дип уйлыйм. Бу сорауга җавап табу авыр. Миләүшә белән Энҗемә ярдәм итеп торам. Укуын, туйларын үткәрү чыгымнарын үз өстемә алдым.
ИлСаф хатыны белән аерылу, 8 яшьлек кызын югалту тарихларын сөйли
– ИлСаф, күпме җырчылар юкка чыкты, ә син югалмадың…
– Аллага шөкер, сәхнәдә 20 ел басып торам. Яраткан тамашачым сакланып калды. Элек УНИКСта җидешәр көн концерт куя идем, хәзер алай ук түгел, әмма язмышыма рәхмәтлемен.
– Ничек халык күңеленә кереп калдың?
– “Тәрәзәләр – әни күзләре”, “Кайталар кыр казлары”, “Әбиләр чуагы”… Шушы җырларны яраткан тамашачы миңа бүгенге көндә дә хыянәт итми. Шуңа күрә яшим.
– Камал театры директоры, мәрхүм Шамил Зиннурович: “Тамашачы – сатлыкҗан, ул популяр кешене генә ярата”, – дигән иде.
– Әйе, тамашачының сикереп, күчеп йөри торган гадәте бар. Бүген – Тямаев, иртәгә – Рахматуллин…
– Гәүдәңне саклыйсың, корсагың юк.
– Күз тидермә! Төкереп куй. Диета-фәлән тотмыйм. Бөтен ризыкны ашыйм. Күп ашамаска тырышам. Ризыктан культ ясамадым. Уразадан соң әзрәк җәелеп киттем анысы.
– Аллага шөкер, башыннан ахырына кадәр. Тәравих намазын “Гадел” мәчетендә укыдым.
– Анда сине таныйлар, килеп сөйләшәләрме?
– Күбесе килә: “Син дә мәчеткә йөрисеңмени?” – диләр. Бик әйбәт егетләр, рәхәтләнеп аралашабыз.
– Зәкят түләрлек малың бармы?
– Аны санап тормасаң да була, гастрольдән 100 мең сум акча эшләп кайтсам, шуның 2 %ын сәдака итеп тапшырам.
– 18нче хастаханәгә, балалар йортына илтәм. “Меңьеллык”, “Гадел” мәчетләрен ремонтлаганда сәдака бирдем.
– Сакал үстерергә уйламыйсыңмы?
– Яшь чакта эчеп-исереп йөргәнең булдымы?
– Дөресен генә әйткәндә, булгалады. Исереп, егылып, сугышып ук йөрмәдем анысы. Дискотекаларда хәмер куллана идек.
– Өйләнгәч, эчеп кайтып, хатын белән тавыш-гауга чыгармадыңмы?
– Бәлки булгандыр да, ләкин аны әкренләп бетердем. Хәзер андый нәрсә юк.
– Аллаһы Тәгаләгә ышану, мәчеткә йөрү, намаз уку ярдәм итте.
– Өч ел диңгез флотында хезмәт иткәнсең икән…
– Авыл хуҗалыгы институтының 1нче курсын тәмамлагач алдылар. “Ике ел хезмәт итәсез”, – дип алдап алып киттеләр. Барып төшкәч кенә өч ел икәнлеге ачыкланды, елыйсылар килде. 18 яшь. Әмма зур тормыш тәҗрибәсе бирде ул миңа, үкенмим. Су өстендәге корабта хезмәт иттем. Камчаткада, Тын океанда.
– Диңгез авыруы белән авырмадыңмы?
– Палубаны юа идеңме?
– Диңгез суы эчерделәрме?
– Иң беренче диңгезгә чыкканда тозлы, тәмсез диңгез суы эчерәләр – литр ярым. Эчтем дә җибәрдем. Эчә алмыйча туктап калсаң, “стариклар” яңадан өсти һәм кыйный-кыйный эчерәләр.
– Ике ел эшләгәннән соң ник колхоздан киттең?
– Инженер-механик идем. Ике ел эшләгәч, җырлыйсы килү теләге җиңде. “Татар җыры”нда лауреат булгач, көч барлыгын сиздем. Зөһрә Шәрифуллина төркемендә эшли башладым.
– Ник алайса авыл хуҗалыгы институтына укырга кергән идең?
– Әти-әни: “Җырчы булу – эш түгел, юньле һөнәр ал”, – диде.
– Юк. Җыр сәнгате белән дә акча эшләп була. Тота белсәң, җитә.
– Алты бала үскәнсез. 32 яшьтә энең Ринат юл һәлакәтендә үлгән икән.
– 1969 елгы иде. 2002 елны Мәскәү өлкәсендә һәлак булды. Биш һәм алты яшьлек ике баласы калды. Гаиләбез өчен бик зур фаҗига булды ул. Тормышның мәгънәсе югалды. Ачысы йөрәктә калды, һаман онытылмый. Балалары үсеп җитте инде. Олы кызы кияүгә чыкты. Туен үткәрергә ярдәм иттек. Казанда безнең янда яшиләр.
– ИлСаф, әтиең ягыннан сез мулла нәселе. Мулла була алыр идеңме?
– Бөтен нәрсәгә әзер булырга кирәк. Җиренә җиткереп эшли дә белергә кирәк бит әле. Җиңел эш дип әйтмәс идем мин аны. Ильяс хәзрәт: “Сез, җырчылар, моңа әзер булырга тиеш. Әле дә халык белән эшлисез”, – ди.
– Авылда йортыгыз ни хәлдә?
– Әни исән-сау, 80 яшендә. Елмаеп каршы ала. Чүпрәле районы Яңа Кәкреледән мин. Әти – бригадир иде, әни – чөгендер иккән.
– Туганнарың ни белән шөгыльләнә?
– Гөлнара апа гаиләсе белән Мәскәүдә, Илһам абый – эшмәкәр, нефть белән шөгыльләнә, Азат, Илнур лифт куялар. “Мәскәүгә күч”, – дигәннәр иде, күчмәдем. Әти: “Бер-берегезгә булышып яшәгез”, – диде. Туганлыкны саклаучы – олы абыебыз Илһам. Бер авторитет булырга тиеш, ул әйттеме – үтәлә.
– 56 яшендә яман шештән китте. Әти Җәмил исемле иде, әни – Рушания. Хәзер әни терлекләр асрамый, тавык, казлар гына.
– Беренче никахтагы кызың Энҗе Руслан исемле егет белән былтыр гаилә корды…
– Әйе. Әти-әниләре – Рәмзия белән Радик. Матур гына яшиләр.
– Кызың: “Ник әти безне ташлап киттең?” – дип сиңа рәнҗемиме? Ник беренче гаиләңне ташладың?
– Ташламадым, тыгыз элемтәдә без. Шалтыратышып, аралашып яшибез.
– Син бит беренче хатының белән бер авылдан.
– Әйе. Казанда яши ул, кияүгә чыкмады.
– Ник аерылыштыгыз? Сәбәбен әйт әле? Кызып киттеңме? Әллә яшьрәк хатын аңыңны томаладымы? Аңа ияреп киттеңме?
– Шулайрак булгандыр. Шулай туры килде.
– Зилә. Бию түгәрәгендә балалар белән эшли. Ике улым бар. Җәмилгә – 9 яшь, Аязга 2 тула.
– Бу хатыныңны яратасыңмы?
– Шулай да, беренче хатыныңны син ташладыңмы?
– Мин генә ташламадым. Безнең аерылышуга Миләүшәнең инициативасы зуррак булды дип әйтсәм, дөресрәктер. Әмма гаеп күбрәк миндә дип уйлыйм. Бу сорауга җавап табу авыр. Миләүшә белән Энҗемә ярдәм итеп торам. Укуын, туйларын үткәрү чыгымнарын үз өстемә алдым.
ИлСаф: «Тормыш мине үзгәртте»
Соңгы күрешеп әңгәмә коруыбыз моннан дүрт еллар элек булган икән. Ул очрашуда Татарстанның атказанган артисты ИлСаф миңа табышмак булып калды да – ачылып китүдән куркып, һәр сүзен җиз иләктән уздырып утырды димме шунда.
Яңа ел бәйрәмнәрендә башкалада узган концертыннан соң күрешеп очрашкач, мин бөтенләй башка ИлСафны ачтым. Узган очрашудагы «керпе»леген дә аңлатып китте ул, Ходай Тәгалә сынаулары турында да үз тәгълиматын җиткерде, йолдызлык чире белән авырып алуын да телгә алды, безгә генә икенче никахында үсеп килүче улы турында да сөйләде.
– ИлСаф, сүзне Казанда булып узган концертыңнан башлыйсым килә: сыйфатлы иҗат җимешләре, кызыклы сценарий, бер сулыштан кабул ителүче видеоэчтәлек. җырчы буларак без синнән күптән менә шундый яңа сулыш, талпыныш көткән идек. Алайса, һаман да бер үк хитлар, бертөрлелек хозурында яши бирдең.
– Үзем дә элеккеге хитларымнан ялыккан идем. Бу аларны яратмау түгел – син әйткәнчә, бертөрлелек бәласе чабуга басканнан әйтелгән сүзләр. Ә быелгы яңа программам өчен яңа җырлар, яңа имидж мәсьәләсендә шактый тырыштым кебек – «Бәхет тукталышы», «Сихерле мәхәббәт», «Эх, гармунда уйный белсәм», «Сагындырма» кебек җырларны халык яратып кабул итте шикелле?
– Яратып кабул итү кызыксыну да тудырды инде – алай-болай гашыйк булмагансыңдыр?
– Матур машина, матур хатын-кызга әйләнеп карамаган, матурлыкны күрә белмәгән ирне мин ир-атка да санамыйм инде аны! Ә болай шаяруны читкә алып куйсак, ике еллап инде гашыйк булганым юк! Дөрес, тормышны ярату, аның һәр мизгелен күңел аша үткәрә белү халәтеннән чыкканым юк – табигать матурлыгы булсынмы ул, иртән офыкта кояш кызаруына соклану булсынмы. Һәр иҗат кешесе өчен әнә шундый гашыйк булу халәте мөһим – ансыз ничек иҗат итмәк кирәк.
– Җырларга гашыйк булу халәте белән ничегрәк – алар сине эзләп табамы, син аларнымы?
– Мин иҗатта консерватив кеше – яңалыкка җиңел бармыйм. Даими хезмәттәшлек иткән авторларым да бер кул бармагына сыеп бетәдер – Оскар Усманов, Фирзәр Мортазин, Наил Шәймәрданов, Марсель Иванов, Зөфәр Хәйретдинов. Эзләп табу мәсьәләсе иллегә илле – мине эзләп тапкан җырлар да җитәрлек, заказ биреп яздырганнары да байтак. Халыкка бит бүген нәрсә тәкъдим итәргә дә белмисең. Мисалга, «Бәхет тукталышы» дигән җырдагы тема – поезд темасын мин аның авторы Гөлнара Сабировага үзем заказ биреп яздырттым. Диңгез флотында хезмәт иткән кеше буларак, диңгез турындагы тематика да кызыксындырды – ул җырым әзерләнеп ята.
– «Агу эчтем» дигән җыр тәкъдим итеп тә шаккатырдың бит әле.
– Әйе шул (рәхәтләнеп көлешәбез)! Аның исемен, концертта әйтеп узганча, үзгәрттек инде. Рафис Габделганиевнең ул җырына «Сихерле мәхәббәт» дигән исем куштык. Җыр минем башкару стиленә туры килә дип саныйм. Алайса мине тамашачы гел «Әбиләр чуагы», «Игезәкләр», «Кайталар кыр казлары» аша гына кабул итте кебек.
– Профессиональ сәхнәдә ике дистә елга якын булган ИлСафта зур үзгәрешләр чоры алайса?
– Мин тормышта да бик үзгәрдем. Ир-ат аеруча кырык яшьтән соң үзендә үзгәреш сизәдер – бу чорда караш утыра, кыйммәтләр үзгәрә димме. Сабырлык арта, кешеләргә карата мөнәсәбәттә нәзакәтлерәк була башлыйсың. Элегрәк юктан да күтәрелеп бәрелсәң, бу яшьтә инде андый кырт адымнарга бармыйсың – һәр кешедә иң беренче чиратта яхшылык күрергә өйрәнәсең. Мин дә, узган юлыма карап, берникадәр күләмдә нәтиҗәләр сиплим: заманында уңышлар җиңел килде кебек, йолдызлык чире дә урап узмады дип беләм. Халык шундук үз иткән ИлСаф ул чорда аның асылын, кадерен аңлап та бетермәде кебек. Бүген мин үз урыныма утырдым дип әйтә алам – «век живи, век учись» диләрме әле?
– Җырчы булып кына дөнья көтеп буламы, ИлСаф, әллә тагын иш янына кушын да булдыру кирәкме?
– Чын-чынлап үз эшеңә бирелсәң, җиренә җиткереп эшләсәң, була дип исәплим. Сәнгатьтә дә теләсә нинди бизнестагы кебек – башта исеме, сыйфаты булырлык товар җитештерергә кирәк, аннан шуны ипләп кенә сата белергә. Исемең, халык яратып кабул иткән иҗатың бар икән, җыр белән нишләп әле дөнья көтеп булмасын ди?! Ниндидер параллель эшләр алып бару комачауламый үзе. Мин, шәхсән, лифт урнаштыру эше белән мәшгуль энекәшләремә булышам.
– Туган якларга кайту дигәннәре алайса бик сирәктер инде.
– Юк, туган ягым белән элемтәм һәрвакыт тыгыз булды. Туган авылым – Чүпрәле районындагы Яңа Кәкерледә яшәүче 78 яшьлек әнием Рушания янына ким дигәндә аена бер кайтып килергә тырышам. Ул төп йортта яши, җәен бала-оныкларыннан өзелеп торганы юк. Биш туган арасыннан беребез дә авылда кала алмадык. Аның сәбәбе бер генә – авылда эш юк.
– Улының гел тәгәрмәч өстендә булуыннан канәгатьме соң Рушания апа?
– Аның өчен улының танылган булуы зур шатлык инде, әмма юл белән бәйле эш булуын өнәми: «Бәлки, башка берәр эш карарсың?» – диештерә. Үзем дә шул фикергә килештерәм – гастроль тормышын киметеп, берәр эшкә урнашу җае комачауламас иде.
– Гастроль турың әле ярты ел алдан билгеләнеп куйган түгелме соң инде?
– Гыйнварда гына уналты концерт каралган инде! Нократ Аланы, Арча, Саба, Аксубай, Киров өлкәсе, Йошкар-Олада концерт куйганнан соң, февральдә Ульяновск, Дмитровград, Тольятти, Сызраньда чыгыш ясаячакбыз, Алла боерса. Март аенда Татарстан район-шәһәрләре булыр дип көтелә.
– Алай да Татарстан буйлап концертларың еш була дип әйтмәссең – әллә нигә бер генә концерт белән килеп чыга диләр синең турында.
– Татарстан тамашачысы бераз ял итсен дидем – ел ярым-ике елга бер тапкыр килсәң, көтеп алалар. Тамашачы чит өлкәләрдә дә хәзер концертка сусамый бит инде ул – анда да һәркөн концерт. Сагындырып тормыйбыз: без җырчылар күп бит ул!
– Сагынып көтеп торучы гаилә турында да сорыйсым килә – сине хәзер икенче гаиләле диләр?
– Әйе, икенче гаиләмдә җиде яшьлек Җәмил улым үсеп килә, хатыным Зилә – балаларга бию дәресләре укыта. Беренче хатыным Миләүшә, егерме өч яшьлек кызым Энҗе белән аралашып яшибез, үпкә калмады дип беләм. Шулай килеп чыкты инде – тормыш борылмалардан тора.
– Җәмилне – ир баланы тәрбияләү кызлар үстерүдән аерыламы, ИлСаф?
– Ир балага караш үзгә – малай кешегә күбрәк әти кулы, әти тәрбиясе мөһим. Шуңа да күбрәк игътибар бирергә тырышам. Кызларым үскәндә гел юлда, гастрольдә булырга туры килде – үскәннәрен күрми дә калдым кебек. Аларга азрак җылы бирдем шикелле – хәзер шуны аңлап, улым белән күбрәк вакыт уздырырга тырышам.
– Кызларым, дигәннән, мин синең концертларыңда да, клипларыңда да чыгыш ясаучы кечкенә кызчыкны синең үз кызың Айгөлгә ишарә дип кабул итәм. Ялгышаммы?
– Мин балаларга, гомумән, күңел нечкәлеге – йөрәк әрнүе белән карыйм. Шуңа да кечкенә кызчыкның клипларыма килеп керүе юктан була алмый. Телимме-теләмимме, шулай килеп чыга: үземнең бакыйлыкка күчкән кызыма ишарә ул. Айгөлгә быел унбиш яшь тулган булыр иде, аның киткәненә дә инде җиде ел була.
– Яра җөйләнмиме, ИлСаф?
– Яра басылмый да, җөйләнми дә – бераз тоныклана гына. Бала югалту ачысы күңелдән китә алмый, җанны җибәрердәй яра түгел ул – аны беркемгә дә күрергә язмасын! Мин дә шул яра, шул йөк белән яшәргә, эшләргә, җырларга өйрәнеп киләм.
– Иҗаттагы тукталышның да сәбәбе шул иде алайса?
— Әлбәттә. Иҗатым берничә ел буе бер урында торып кала бирде. Күңел дә үсмәде, кулдан бөтен нәрсә төште кебек. Томанда яшәдем төсле. Әмма, шөкер, ниһаять, мин үз-үземдә позитив көч таптым – җанда ниндидер яңа омтылыш барлыкка килде. Күңелем тынычланды кебек – хәзер шуңа да иҗатка башаяк чумып, кинәнеп эшлисем килә.