мунча ташы актеры список с фото
“Мунча ташы” артисты Рөстәм Хәсәнов: “Әти җитеп бетмәде…”
Сәхнәдә күргән артистлар көндәлек тормышта нинди икән дип уйланган бар. Алар сәхнә образына хас сыйфатларга ияме? Яисә артистның образы ул ниндидер битлек кенә микән? Ә менә язма герое “Мунча ташы” татар эстрада театры артисты Рөстәм Рәдиф улы Хәсәновны шәхсән беләм. Һәм һич икеләнүләрсез аның тормышта да бик аралашучан, юмор хисе ташып торган кеше икәнен әйтә алам.
— Рөстәм, кыскача гына балачак һәм үсмер елларыңны сөйләп үт әле.
— Балачагым бик күңелле үтте. Әлбәттә, 9 яшьтә әтидән калгач кыен булды.ләкин дуслар, күршеләр, туганнар булды. Еш кына әни белән төрле концертларга, мәҗлесләргә, чараларга йөрергә туры килде. Мәдәнияткә тартылуым да бәлки шуннан киләдер. Әтиемә дә 9 яшькә кадәр биргән тәрбиясенә рәхмәтлемен. Мәктәп елларында КВНнарда катнаштым. Укытучыларга пародияләр ясый идем. Гомумән, мәктәп елларында нинди чаралар үтте – барысында да катнаша идем.
— Белүемчә, син БДАУда белем алгансың. Ә укып бетергәч язмышың сине “Мунча ташы”на алып килгән. Ничек килеп чыкты бу? Тарихын сөйлә әле, укучыларга кызык булыр дип уйлыйм.
— Мәктәпне тәмамлагач күпләр театральныйга барырга киңәш биргәннәр иде. Ләкин әнием, үзе дә мәдәният өлкәсендә хезмәт куйгач, бәлки, мине нәрсәдәнәдер сакларга дигән теләктән – бу фикер белән ризалашмады. “Улым, син чын ирләр һөнәренә ия булырга тиеш”, — дигән иде ул. Шулай итеп, мин БДАУның урманчылык факультетына укырга кердем. Ә күңелем белән ул вакыттагы Уфа дәүләт сервис институтының “Кунакханәләр, рестораннар эше, туризм” белгечлеге буенча укыйсым килгән иде.
— “Мунча Ташы”нда ничек эшләп киттең? Беренче номерыңны яхшы хәтерлисеңдер бит?
— БДАУны тәмамлагач, дипломны кулга бирмәделәр. Районга кайтып эшләргә кирәк иде. Кайттым. Эш булмады. Урман хуҗалыгы өлкәсендә болай да кыскартулар бара иде. Шулай итеп, мин авыл советында үз белгечлегемә якын вазифада бер ел эшләдем. Ләкин бу эш күңелемә якын булмады. Мин тынгысыз, тиктормас кеше. Бер урында утырып белешмәләр язу миңа ошамады. Ничектер шулай Түбән Кама шәһәренә туган тиешле 80 яшьлек бер әбинең юбилеена барырга туры килде. Түбән Кама миңа бик ошады. Зур гына бизнеслары булган туганнарыбыз да бар бу шәһәрдә. Мин дә үземне шунда сынап карарга булдым. Әмма сәүдәгәрлек эшендә артык сәләтем булмады. Алгысынган күңел һаман нидер эзләде кебек.
“Мунча ташы” татар эстрада театрының Түбән Камада икәнлеге исемә төште. Бу театр артисты Ульяна Никандрованы таптым. Ул театрның репетицияләренә килеп кара диде. Килдем. 3 көн аларны күзәттем. Аннары алар да мине тыңлап карадылар да: “Әйдә, яшьләр белән берәр номер ясап кара”, — диделәр. Шулай итеп, Әнфис (Әнфис Кәлимуллин) һәм Илгиз белән концерт ахырында бер миниатюра күрсәттек. Халык дәррәү кул чабып кабул итте моны. Миңа бик ошады һәм шул көннән алып минем иҗади тормышым башланды дисәм дә була.
— Сезнең театрның төп максаты нәрсәдә?
— Театрыбызның төп максаты – көндәлек тормыштагы хәлләрне тамашачыга юмор аркылы җиткерү. Көнүзәк мәсьәләләрне дә читләтеп узмыйбыз.
— Һәм алдагы сорау белән бәйле тагын шуны сорыйм – сезгә чыгышларның текстларын кем яза? Кем уйлап чыгара? Яисә үзегезме? Берәр кызыклы хәлгә тарысагыз, ишетсәгез, күрсәгез – аны шунда ук язып, теркәп куясызмы?
-Язып бирүчеләр юк дисәң дә була. Чөнки театрыбыз бик үзенчәлекле. Шуңа күрә үзебез күзәтәбез, үзебез уйлап чыгарабыз, үзебез язабыз. Төрле мәзәкләрне тулыландырабыз, номерлар уйлап чыгарабыз. Беренче елларда авыр булды, яшермим. Ничек, кайдан, нинди кызыклы хәлләрне күрсәтергә дип баш ватам идем. Хәзер инде, русча әйткәндә, “втянулся”, өйрәнеп киттем, аллага шөкер.
— Рөстәм, сине хәзер урамда таныйлардыр инде. Йолдыз чире булмадымы синдә? Селфи төшәргә сорамыйлармы? Сорасалар, баш тартмыйсыңдыр бит?
— Әйе, танучылар бар. Кайчак хәтта бармак белән дә төртеп күрсәтәләр. Кәеф булмаган чакларда нервыга да тия инде. Кайчакта күңелгә рәхәт булып куя. Селфи төшәргә дә сораганнары бар. Мине күргәч, я фотога төшкәч, кешенең йөзендә елмаю чаткысы күренә икән – мин каршы түгел, чын күңелдән сөенәм генә.
— Тырышып эшләгәндә бер эш тә җиңел түгел анысы. Ә менә “Мунча Ташы”нда эшләүнең иң авыры нәрсәдә?
— Театрда эш җиңел дип әйтә алмыйм. Чөнки елның 6 ае гастрольләрдә үтә. Бәйрәм, туган көннәр, туганнарны кунак итүләр онытылды дисәм дә була. Иң авыры – гастрольләрдә балалардан, гаиләдән аерылып тору. Калганнарына – ашарга пешерү, уңайсыз җирләрдә куну, юлдагы хәлләргә өйрәнеп беттек инде. Аннары без бит бер команда. Ә күмәкләшеп эш иткәндә проблемаларны хәл итү җиңелрәк. Коллективта төрле хәлләр була. Театрның эчке дөньясы да бар, анда да төрле хәлләр булгалый.
— Төбәгенә карап тамашачыларның аермасы бармы?
— Төрле төбәкләрдә чыгыш ясыйбыз. Тамашачылар да төрле. Түбән Камада, Яр Чаллыда аеруча җылы кабул итәләр. Уфада да шулай ук. Аннары күптән түгел генә беренче тапкыр чыккан район үзәкләрендә инде икешәр зал җыябыз. Бу куанычлы хәл, әлбәттә. Башкортстанда Татарстанга караганда күбрәк тә чыгыш ясый башладык. Ике-өч елга бер Себер якларына да чыккалыйбыз. Ләкин безне тотып торган тамашачылар — Башкортстан белән Татарстан кешеләре. Яшәсен алар!
— Син үзеңнең нинди сыйфатларыңны билгеләр идең?
— Кайбер чакта кызумын да кебек. Сабыр да була алам. Холкым йомшаграктыр да. Әти җитеп бетмәде бәләкәй чакта. Улларыма матурлыкны күрсәтәсем килә. Табигатьнең, кешеләрнең, дуслык төшенчәсенең матурлыгын һәм башка кешелек кыйммәтләрен аңлатып, төшендереп үстерәсем килә. Иҗат җене кагылган кешеләр тормышта һәрчак үзенчәлекле була инде ул. Тиктормас, тынгысыз җан дип беләм үземне. “Бер эләгә инде үзеңә!” – диючеләр дә бар хәтта.
— Банкетларда чыгыш ясыйсың дип беләм.
— Банкетлар белән дә 7 еллап шөгыльләнәбез. Әнфис һәм Илгиз белән бер команда булып йөрибез. Әнфис – алып баручы, мин юмор номерлары белән чыгыш ясыйм, җырлаштырам, Илгиз – диджей. Әткәндәй, башка еллар белән чагыштырганда, кешеләр зур мәҗлесләрдән читләшә башлады кебек. Ләкин җәй көне туйлар, юбилейлар, сабантуйларга безне чакырып торалар.
— Соңгы вакытта нәрсәләр белән мәшгульсең?
— Уфа янындагы бер поселокта йорт салу белән мәш киләм. Бүген менә төзелеп бетеп килгән өебездә кундым. Шулкадәр саф һава, кошлар да сайрый, үзе бер хозурлык, сөенеп туя алмыйм.
— Ашарга еш пешерәсеңме? Нәрсәләр яратасың?
— Хатын балалар белән авылда булганда ашарга пешерергә туры килә инде. Ходай Тәгалә йомыркадан аермасын (Көлә. – Авт.). Токмач, бәрәңге, консервлар булганда яшәргә була инде.
— Ябыклыгыңа бәйле еш шаярталармы? Үпкәләмисеңме?
-Шаярталар, әлбәттә. Соңгы вакытта ит кундырдым әле бераз, корсак та үстердем.
— Үпкәләмисеңме дигәннән. Сәхнә образыңны күп тамашачылар белә инде. Ә менә өйдә син нинди?
— Нинди икән мин? Җитди булырга да тырышам, малайлар юаш үсмәсен димен. Каеш тәрбиясе дә бар бит әле. Кайсыбер моментларны улларыма шаяру аша күрсәтеп аңлатырга тырышам. Төрле алымнар кулланам. Ә менә хатыным Айгөл мин малайларны тиргәгән чакта алар авыз чите белән елмая, минем усал булуга ышанмыйлар ди.
— Ара-тирә шигырьләр язгалыйсың дип тә ишеткәнем бар. Бу сәләтеңне кайчан тойдың? Аны тагы да үстерергә теләмисеңме?
— Айгөл белән танышып, олы мәхәббәт хисләре туу белән шигырьгә сәләтем уянгандыр. Соңгы елларда музыкага тартылам. Рус җырларын татарчага тәрҗемәләштереп һәм киресенчә. Пародия сыман җырларга тырышам. Илһам килгән моментларда җиңел генә килеп чыга ул. Ләкин илһам кайчак килми интектерә. Шагыйрь түгел мин. Ләкин шушы процесс миңа бик кызыклы. Иҗади дусларым да күбәйде. Алмаз һәм Айдар Юнысовлар белән даими аралашып торам, Ильяс Кинҗәгулов белән тыгыз элемтәдәмен. Пародия өлкәсендә дә дусларым күп. Иҗатташ дуслар белән бер-беребезгә ярдәмләшеп, ниндидер киңәшләр биреп яшәргә иде киләчәктә дә.
— Рөстәм, син концертларда еш кына хатын-кызлар образында чыгыш ясыйсың. Авыр биреләме бу?
— Хатын-кыз образында да, ир-ат образында да чыгыш ясау җиңел түгел. Ләкин кайсыбер күренешләрне күзәтеп, үзең аркылы үткәреп күрсәткән хәлдә бу бик авыр булмый. Кимчелекләрне юмор аша күрсәтеп, ул кире күренешләрне бетерергә иде дип тырышабыз.
Автор: Ә.Шакирҗанова. Өмет
Фото: Рөстәм Хәсәновның шәхси архивыннан.
folloart
Организация концертов +7 917 242-07-70 Свадьбы,юбилеи +7 917 242-07-70
Түбән Кама! 10-11-12 октябрь!!»Ялт-йолт’ тамашасы. Килегез, яңа тамашабызны күрегез! Ике билет уйнаткан идек, дуслар. Инстаграммның махсус программасы аша җиңүче билгеле булды! gainutdinovaguzeliia ике билет отты, котлыйбыз👏🏻🎉🥳 ❤тезеп чыгырга онытмагыз, уен шәп булды😀 #мунча ташы #көлкетдин #афиша #нижнекамск gamil_askhadulla kalimullinanfis
Түбән Кама! Конкурсның нәтиҗәләре иртәгә булачак! Кызу тамашага ике билетны отуга әле мөмкинлек бар🔥 #МунчаТашы #Көлкетдин #Нижнекамск
Нәкь бер айдан Уфага барырга планлаштырабыз🙌🏻 Уфа, Башкортстан, бик сагындык сезне! Күрешүләр насыйп булсын! #МунчаТашы #Көлкетдин #Гастроли #Башкортостан #Уфа
💥КОНКУРС💥 белми калмагыз❗ Алдагы постны карагыз❗Билет ота аласыз❗ Түбән Кама, 10-11-12 октябрь, 💥»Ялт-йолт» тамашасы💥Билетларны стористагы «билетон» кнопкасына басып, сайтка кереп ала алсыз💥Килегез, күрегез, безнең белән көлегез❗санитар нормалар үтәлә🌺 #МунчаТашы #Көлкетдин #Афиша gamil_askhadulla
Бәйрәм белән, хөрмәтле өлкәннәребез! Сәламәтлек, авыр сынауларга бирешмәслек ныклык, күңел көрлеге, хәерле озын гомерләр телибез!🌺 Бәйрәмгә ilgizgilfanov86 тан оптимистик видеокүчтәнәч🤗 #МунчаТашы #Көлкетдин #праздник gamil_askhadulla ilgizgilfanov86
🎭Яңа тамаша-Түбән Камада❗ 🎭10-11-12октябрь, ДНТда❗❗ 🎭 «Ялт-йолт»ка билетларны ДНТкассасыннан һәм билетон.ру онлайн кассадан алырга мөмкин❗❗❗ #МунчаТашы #Көлкетдин #афиша #нижнекамск #Татарстан gamil_askhadulla
#МунчаТашы #Көлкетдин #Архив #Татарстан
🌺Рөстәм һәм Айгөл Хәсәновлар гаиләсе ишәйде бүген, ӨЧЕНЧЕ уллары туды!🏅Өегезгә нур өстәп, зур бәхет килгән, сөенечегез белән котлыйбыз! Нәсел агачын дәвам итүче улыгыз нык бәдәнле, зирәк акыллы, үзегез кебек тәмле сүзле булсын!🌺 #Мунча ташы #Көлкетдин #артист #Казань #Уфа #татарстан gamil_askhadulla rustamkhasanov35
💥Табышмак💥»Мунча ташы»нда көн дә бәйрәм! Бүген бер артистыбызның улы туды! ❓Кемнеке❓ #МунчаТашы #Көлкетдин #артисты
munchatashi Фотографии, добавленные недавно. Найти все фотографии, stories из Instagram и другие медиа у munchatashi «МУНЧА ТАШЫ» эстрада театры инстаграм странице.
Мунча ташы актеры список с фото
Эксклюзивно: Анфис Калимуллин приоткрыл занавес жизни знаменитого театра
Анфис Калимуллин 15 лет назад пришел на кастинг в театр «Мунча ташы». Так полюбил работу, что труппу называет своей второй семьей. Знаменитый артист рассказал о закулисной жизни.
– Расскажите, как попали в театр «Мунча ташы», как Вас встретили?
– 15 лет назад пришел на кастинг. Моя миниатюра «Хата» так понравилась, что вскоре стала частью общего сценария. В то время состав поменялся, появились молодые артисты, что спровоцировало определенную волну критики. Зрители привыкли видеть на сцене любимых артистов: Гамил Асхадулла, Рустам Рахманкул, Искандар Мотыгулла. Но мы, начинающие артисты, никого не выживали, заняли свою нишу. «Старики» никуда не делись, и по сей день на первом плане, в главных ролях. Но следует отметить, что благодаря обновленному составу у людей появился новый интерес к театру, зрителей стало больше. Вместо 3-4 концертов в городе стали ставить по 6-7.
– Тяжело запоминать тексты?
– Да, их действительно много. В одних сценках имеет место быть импровизация. Главное, «скелет» сценария. В этих случаях есть обязательные фразы, которые ты должен произнести. Именно за эти слова цепляется партнер по сцене, от них зависит его следующая реплика. А вот некоторые миниатюры требуют, чтобы ты произнес текст слово в слово, нельзя ничего менять. Но за столько лет возникало много разных казусов, в том числе, бывало, что и слова забывали, и выговорить не могли, начинали хохотать прямо на сцене, а зрители недоумевали, что происходит.
– Публика везде разная?
– В больших городах люди более раскованные, встречают шутки громким хохотом. А вот в деревнях, райцентрах зрители ведут себя скромнее, атмосфера более спокойная. Но мы всегда стараемся держать связь с публикой, ведь если не чувствуешь отдачи, об успешном выступлении даже мечтать не стоит. У нас даже есть сценки, в которых зрителей выводим на сцену и стихийно превращаем в артистов. Реакция бывает неоднозначная. Иногда люди такое ляпнут, что сами хохочем до слез. Но следует отметить, что зрители всегда благосклонно настроены, по-доброму. За все время не было ни одного агрессивного зрителя, который, к примеру, выбегал на сцену, начинал дебоширить.
– В пандемию все артисты остались без работы?
– Весной сорвался лишь один гастрольный тур – в марте должны были ехать в Башкортостан. А так, всегда летом театры отдыхают, просто в этом году ушли на каникулы чуть раньше. Как правило, в конце августа труппа вновь собирается работать над новой программой, репетировать. В октябре успели поставить по два концерта в Нижнекамске, Челнах, выступили в районах. Но из-за пандемии работу вновь пришлось приостановить. Сейчас сижу дома, занимаюсь нервами жены. Пока выдерживает (прим.ред. смеется).
– Вы ведь еще и ведущий банкетов?
– Да, я веду мероприятия на татарском языке. Очень люблю свадьбы и юбилеи, особенно, которые проходят без спиртных напитков. Я вообще считаю, что отдыхать можно без этого «лекарства»! А вот от новогодних корпоративов, как правило, отказываюсь. Мне неприятно наблюдать за нетрезвой публикой. Я читаю намаз, поэтому подобная атмосфера несколько противоречит моим принципам.
– Смотришь Ваши фото, Ваши выступления на сцене, кажется, что Вы всегда улыбаетесь, в хорошем настроении.
– На то оно и фото, чтобы улыбаться! Злость и угрюмость мне не свойственны. В этом на меня воздействовала религия. Так что, если не знаете, как поменять характер, советую. А еще, как уже говорил, артист всегда все воспринимает через свою призму – через юмор. Так что на все стараюсь смотреть с улыбкой, не расстраиваться.
– Считаете себя любимчиком публики?
– Нет. Я думаю, что любимчиком публики невозможно стать, им нужно родиться. Возьмем, к примеру, артиста «Мунча ташы» Рустама Хасанова, это просто талантище! Какую бы роль ни взял, он вживается в нее на 100%. Делает намного больше, чем ты задумал по сценарию. Зрители его обожают. Я пришел на сцену только в 32 года, до сих пор отношусь к творчеству с самокритикой. Для меня важно, чтобы миниатюра зрителям понравилась, шутки звучали смешно. Я за процессом слежу как за машиной – лишь бы масло капало, двигатель не стучал.
– Расскажите о планах на будущее?
– В период пандемии невозможно что-то предположить, загадать. Все в руках Аллаха, он всегда покажет путь и выход из сложной ситуации.
Артисты «Мунча Ташы» попали в аварию по дороге на концерт
Автобус, который вёз артистов татарского театра «Мунча Ташы», врезался в столб на трассе М7 возле Мамадыша.
Об этом сообщило издание «Матбугат». В своём Инстаграме они опубликовали видео с места ДТП.
Сообщается, что автобус ехал на выступление в Кукмор.
По дороге он останавливался у мечети, а после поехал дальше. В какой-то момент автобус начал съезжать с дороги на обочину и врезался в столб линии электропередач.
В результате аварии никто из пассажиров серьёзно не пострадал. Некоторые артисты получили травмы, одному человеку понадобился гипс.
Концерт в Кукморе отменили.
30 марта у театра запланировано выступление в Нижнекамске с юбилейной программой.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ. Создано при поддержке республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.
Наименование СМИ: Нижнекамская телерадиокомпания («НТР») Свидетельство о регистрации СМИ: ЭЛ №ФС77-47625 от 07.12.2011 г. выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор)
Главный редактор: Реджеп-Алиева Наталья Владиславовна
Адрес редакции: 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, пр. Химиков, 64А,
Тел. 8 (8555) 42-32-57, e-mail: site@ntr-24.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Адрес для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Письмо редактору сайта // Телефон web-редакции: +7 (939) 300-44-85
«Мунча ташы» милли фильм төшерә: Салават Фәтхетдинов актер булган, Тямаевны шофер итмәкче
Әгәр дә “Яу” фильмы “Мунча ташы” тамашачысын кинозалларына китерә ала икән – мин бу фильмның кимчелекләренә күз йомарга әзер.
Ә әлегә төшерүчеләр фильм турында тәнкыйтьне кабул итәргә, конструктив тәнкыйть булган очракта, фильмга төзәтмәләр кертәчәген әйтә. “Безнең ашыгып, хәтта эш тәмамланмаган килеш, кинофестивальгә гариза бирүебез — фильм турында белгечләр фикерен ишетәсе килүдән”, — диде Альберт Шакиров.
Мин, әлбәттә, кино мәсьәләсендә дипломлы белгеч түгел, шулай да фикеремне әйтергә җөръәт итәм.
“Мунча ташы” юмор театрының Казанда гына да 10-13 мең тамашачысы бара. Моны аларның 1000 урынлык “Уникс” залында бер-ике атна дәвамында концерт куюыннан чамаларга була. Фильмны төшерүчеләр “Яу”ның бюджетын уртача алганда 6 миллион сум дип әйтәләр. Димәк, “Яу” комедиясе турында әлеге максатчан аудиториягә тиешле мәгълүмат барып ирешсә, әлеге тамашачының яртысы гына килсә дә, кино бюджетының уннан берен Казан тамашачысы каплый дигән сүз. Калганнарын – Татарстан районнары арасында тигезләп бүләбез.
“Яу”ны караган тамашачы икенче юлы килеп, “Мулла”ны, “Байгал”ны карарга мөмкин. “Остазбикә”не, тагын башка фильмнарны. Бу инде татар киносының үз тамашачысы бар, Татарстанда төшерелгән фильмнарның прокаты бар дип сөйләргә җирлек бирәчәк.
Ярар, акча һәм тамашачы мәсьәләсен бераз күзалладык. Инде фильмны “сүтеп җыеп” карыйк. Фильм 90 минут бара. Сәгать ярым! “Мунча ташы”ның ун мең тамашачысы минем белән килешмәскә дә мөмкин, әмма шулкадәр вакыт Гамил Әсхәдуллага карап утыру ялыктыра, җәмәгать. Ни өчен Гамил Әсхәдуллагамы? Соң ул бит фильмның төп герое. Хәтта әйтергә куркыныч һәм уңайсыз: әмма “Мунча ташы”ның “йолдызы” булган Гамил Әсхәдулла Казан ханы ролен башкара. Күз алдына китерегез: Гамил Әсхәдулла – Казан ханы! Башка рольләрдә әлеге юмор театрының башка артистлары һәм Тинчурин, Кариев һәм Әтнә театрлары артистлары.
Фильмда хәтта Салават Фәтхетдинов та төшкән. Сарай җырчысы ролендә, ягъни, үз образында. Бөтен күмәк күренешләрне дә кертеп, тамашада 200ләп артист һәм артист кебегрәк кешеләр төшкән. Әмма әле бу чик түгел. Альберт Шакиров әйтүенчә, әле фильм яңа кадрлар белән тулыландырылачак. Эксклюзив хәбәр буларак әйтәм – Фирдүс Тямаев та төшәчәк! Продюсерга Фирдүснең бик органик, уңайлы артист булуы турында хәбәрләр килеп ирешкән. Күрәсең, “Әпипә” проекты авторлары әйткәндер, яңа мюзиклда Фирдүс Тямаев шактый гына масштаблы роль башкара – ул җырчы кызларны гастрольгә йөрткән транспортның шоферы ролендә.
Фото фильмның социаль челтәрдәге аккаунтыннан
Эчтәлегенә килгәндә, вакыйгалар 1430 елда бара. Бу әле Казан ханлыгын чәчәк аткан чоры. Әлбәттә, дошманнар теш кайрый. Әстерхан ханы Мотыйк та Казан ханлыгы тәхете турында хыяллана, ханлыкны яулап алу өчен ул хәйләкәр план кора һәм ике яугирен Казанга озата. Азамат белән Батыр Казан ханы мәҗлесенә үтеп керергә тиеш булалар.
Фильмда вакыйгалар Булат белән Азаматның диверсант булып Казанга юл тотуы тирәсендә бара. Яугирләр, гүзәл кыз күреп башларын югалтып, киемсез дә калалар, татар һәм рус әкиятләре “законнары” буенча алар Убырлы карчык өенә дә эләгәләр, юлбасарлар өненә дә килеп чыгалар. Фильмда Мәскәү патшасына да, аның явына да урын бирелгән. Ханлыкның үзендәге эчке дошманнар да күрсәтелгән. Кыскасы, бөтенесе бергә тупланган “почти тарихи” җирлеккә корылган, кәмит белән болгатылган бер жанр барлыкка килгән. Болар барысы да “Мунча ташы” стилистикасына корылган.
Авторлар фильмны бүгенге көн турында диләр. “Моны тарихи фильм дип әйтергә ярамый. Бөтен персонажлар да уйлап чыгарылган. Барлык сюжетлар да уйлап чыгарылган. Бу тарихи декорацияләр белән бүгенге көнебезгә пародия, — дип аңлатты Альберт Шакиров. – Элекке заманда да, хәзер дә кешенең асылы үзгәрмәвен күрсәтә. Саранлык, көнчелек кебек кимчелекләр кайсы гына заманда да бар инде ул. Мәхәббәт һәм тугрылык кебек сыйфатлар да бар ”.
“Фильм “Мунча ташы” аудиториясенә юнәлтелгәнгә, шушы стилистикада төшерелде. Рольләрне дә башта алар арасында бүлеп чыктык”, — ди Альберт Шакиров. Проектка рольләр бүленгәннән соң гына чакырылган Айдар Габдрахманов, яңа кастинг оештырып, кайбер артистларны алыштыру турында да сорап караган. Әмма рөхсәт ала алмаган һәм аңа фильмны безнең үткән гасыр яшьлегендәге мәгълүм эстрада җырындагыча, “Я его слепила из того, что было…” дип эшләргә туры килгән. Җырны Алина Апина: “А потом что было, то и полюбила”, — дип дәвам итә бит. Айдар Габдрахманов фильмын яратуы турында әйтмәде, әмма эстрада артистлары белән клиплар һәм шундый видеопродукция төшереп азмы-күпме тәҗрибә туплап өлгергән яшь егет, “комедия жанрына караганда драма жанрына” өстенлек бирсә дә, үзенең бу эшен тырышып эшләвен әйтте.
Артистларның уены турында ни әйтим? Алар начар уйныйлар. Әмма ихлас уйныйлар. Әйтик, Гамил Әсхәдулла ханны уйнамый, ә хан булып кыланган Гамил Әсхәдулланы уйный. Башта куелмаган тавыш белән уңайсыз дикция колакны “авырттырса да”, карый-карый ияләшенелә икән. Ә Искәндәр Мотыйгулла уйнаган Әстерхан ханы булган кадрлар күрсәтелгәндә — гафу үтенәм! — мин экранга карамаска тырышып, инстаграм яңалыкларын укып утырдым. Ул бернинди режиссурага бирешми торган “нык” “актер” булып чыкты.
Фильмда төрле сюжетларга урын бирелеп, алар бөтенесе кульминация буларак, Казан ханлыгы мәҗлесендә бергә килеп төйнәлә. Фильмны караганда “Иван Васильевич меняет профессию” фильмы да искә төшеп китә – режиссер кайбер кадрлар белән әлеге фильмга дә “сәлам юллаган”.
Фильмны тамашачыга тәкъдим иткәндә төшерүчеләр Казан тирәсендә тарихи жанрны эшләрлек урыннар калмавына зарланып алдылар. Фильм төшерү өчен урын эзләү шактый мәшәкатьле булган. Гел табып та бетерә алмаганнар. Хәзер, әнә — техниклар кадрларны тимерчыбыклар, рельслар кебек заман “рәхәтлекләреннән” чистартып утыралар.
Фильм тәкъдим ителгәч, аны зурдан кубып мактаган кеше журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Әлмира Әдиятуллина булды. Милләт өчен фаҗигале вакыйгаларны күрсәткән кино төшерү төркеменә ул рәхмәтләрен укыды һәм фильмны мөмкин кадәр зуррак аудитория күрергә тиешлеген әйтте. Әлмира ханым мөселман кинофестиваленең иң тугры тамашачысы. Үзе генә түгел — аның бер төркем теләктәшләре бар.
Әгәр бу фильмны карап кемнәрдер “алай булган яки булмаган” дип бәхәс куптара, авторларны сүгә һәм хакыйкатьне табарга теләп тарих китапларына ябыша икән – бу фильм авторларының зур уңышы. Кайбер журналистлар тарихи фаҗигага киная белән карарга ярамый, фәлән-төгән дип буза куптара икән, монысы да табигый. Кемдер кенәзне мунча кертү күренешеннән борынын җыерган булып кылана икән – монысына да гаҗәпләнмим. Әгәр кемдер Гамил Әсхәдулланың уеныннан көлеп кенә кайтып китә икән, монысы булырга мөмкин… Без тере милләт икән, бөтен реакция табигый.
Ә мин бу фильмны хуплыйм. Без үзебез турында шулай киная белән генә әйтә алабыз. Без үзебездән көлеп кенә үзебезне уйланырга этәрә алабыз.
Кыен чакта чарасызлыктан көлә башлау да була бит әле. Бу — саташу ук түгел, башы гына.