певица рафина ганиуллина биография
— Рәфинә, синең белән соңгы тапкыр менә-менә улың туарга торган көннәрнең берендә очрашып, озак кына сөйләшеп утырган идек. Шушы вакыт эчендә тормышың ничек үзгәрде?
— Икегез дә концертларга чыгып киткәндә бала кем белән кала?
— Ярдәмчеләребез дә бар, хәзер күбрәк үзебез белән концертларга алырга тырышабыз. Кешене дә борчыйсы килми, бала янда булганда күңел дә тынычрак.
— Улыгызны ничек тәрбиялисез?
— Матур гаилә булып яшәүнең сере нидә?
— Әниегез Зөлфия апаның хәлләре ничек (язучы, журналист Зөлфия Мансур)?
— Әниебез 2016 елның көзендә инсульт кичерде. Шундый авыр хәлдән соң аның әкренләп тормышка кайтуы үзе бер могҗиза! Әнине биш кыз чиратлап карыйбыз. Әле беребездә, әле икенчебездә кунак кызы булып йөри. Сөләйман белән мөнәсәбәтләре аеруча җылы. Ике бәби сыман, телевизор пульты өчен талашалар. Берсенә мультфильм, икенчесенә кино кирәк. Әни совет фильмнарын карарга ярата. Кич белән, һичшиксез, битенә, кулларына, аякларына крем сөртергә кирәк. Шунсыз йокларга яту юк. Әлбәттә, ул мондый тәрбиягә лаек! Актив, җир җимертеп эшләп йөргән кешенең шушы чир белән аяктан егылуы гына кызганыч. Хәзер күпне күргән, гомер иткән әнине санга сукмаган чакларны уйлап, үзәк өзелә…
— Балачагыгызның авыр үткәнен беләм. Әгәр шул елларга кайтсак, күз алдына иң еш килә торган күренеш?
— Без кечкенә вакытта җырлар сайлап, кичләрен өйдә репетицияләр ясап, концертларга әзерләнә идек. Ян-якларын песиебез Мырауҗан тырнап, җепләре чыккан чәчәкле диванда утырган бәхетле дә, шул ук вакытта әйтеп бетергесез моңлы да әни күз алдына килә.
— Элек әтиегез белән бик аралашмый идегез бугай. Соңгы елларда ул сезнең клипларда да күренде, интернетта фотолары да күзгә ташланды. Хәзер араларыгыз ничек?
— Каенанагыз белән мөнәсәбәтләр ничек?
— Асия әниебез Башкортстанның Тәтешле районында яши. Аралар ерак булса да, еш күрешеп, аралашып торабыз. Арабызга кысылмый, төпле киңәшләрен бирә. Яратып әйтә торган бер сүзе бар: «Талашып вакыт уздырмагыз!» Әлеге сүзләр гаилә тормышыбызда бер девиз булып тора. Арада әз генә талаш китсә дә, әнинең сүзләрен искә төшереп, туктарга тырышабыз.
— Сәхнәдә генә түгел, тормышта да үзеңне бик зәвыклы тотасың. Бу табигый халәтме, әллә үз-үзеңне шулай тәрбиялисеңме?
— Күңел халәтем, табигатьтән киләдер дип уйлыйм. Кайвакыт ул сыйфат тамашачы белән минем араны ерагайтып та җибәрә сыман. Чөнки татар тамашачысы беренче чиратта гадилекне ярата. Зәвыкка төрелгән гадилегемне дә халыкка күрсәтә алсам, уңышка ирешермен дип саныйм.
— Ялганны ничек кабул итәсең?
— Габделфәт Сафин белән эшли башлаган чорларыңны хәтерлисеңме? Иҗади тандем шулай дәвамлы булыр дип уйлаган идеңме?
Халыкта «Батыр ана угыл табар, изге ана кыз табар» дигән гыйбарә бар. Редакциябезнең бүгенге кунагы Зөлфия ханым Ганиуллинаны биш тапкыр изге ана дип әйтә алабыз. Сыңар канат белән биш кыз баланы җил-яңгырлардан ышыклап олы тормышка озаткан батыр йөрәкле, сирәк аналардан ул.
Язмыш аңа җитди сынауларын жәлләмәгән. Шул ук вакытта күңелле һәм якты мизгелләр дә Зөлфия ханымның хәтер сандыгында аз түгел. Ул озак еллар Мамадыш районының «8нче Март» колхозында агроном булып эшләгән. Заманында әлеге районда бердәнбер хатын-кыз агроном саналган. Нәфис затлар өчен бигүк кулай һөнәр булмаса да, героебыз ул чакларны сагынып искә төшерә. Чын ир-атларга хас сыйфатларга ия булган Зөлфия, яшьлек елларында мотоцикл, ат өстеннән төшмәгән. Колхоз кырларын аркылыга-буйга иңләгән, күмәк хуҗалыкның байлыгын арттыруга хәл кадәренчә өлеш керткән.
Еш кына тиле яшьлек дибез, бу, чыннан да, хактыр. Шулай булмый ни? Өзелеп сөйгән яры белән юктан гына сүзгә килеп, араларны өзәргә туры килә. Кызда горурлык хисе һәм алган һөнәре буенча эшләү теләге җиңеп чыга. Ул мизгелләрдә Зөлфия нәкъ шушы мөлаем күзләрне гомер буе юксынып яшәячәген белми әле. Чәчләренә чал кергәч кенә аңлый шул.
Тормышның үз кануннары, агроном туташ яше барган саен оя кору, кияүгә чыгып балалар үстерү теләге көчәюен тоя. Үзе эшләгән авыл егете Рәфәгатькә кияүгә чыга. Ләкин тормыш ул көткәнчә бер эздән генә бармый. Ирен, күңелсез вакыйгадан соң (авария), колониягә озаталар. Мондый авыр чакларда иргә терәк булырга кирәк дигән игелекле уй Зөлфияне декабрист хатыннары сыман ире янына китәргә әйди. Тверь өлкәсендә бер-бер артлы өч кызлары дөньяга килә. (Беренче баласы дөньяга аваз салганда Зөлфиягә утыз өч яшь була). Ә инде Мамадыш районына кайтып яши башлагач, малай тумасмы дигән өметләрен «җимереп», тагын ике кызлары дөньяга аваз сала.
Инде җигелеп дөнья көтә башлап, балалар үстерәбез генә дигәндә, тормышның асты-өскә килә. Яшь хатынның моңарчы сиздермәгән сырхаулары тышка бәреп чыга. Берсеннән-берсе кечкенә биш бала һәм инвалид хатын йорт хуҗасын бик борчуга сала, күрәсең. Гаилә башлыгы эчүгә сабыша. Ишле балалы гаиләнең рәте китә. Кырык яшен тутырган ана, үзен түбәнсетүләргә түзәргә теләмичә, сабыйларын җитәкләп, билгесезлеккә чыгып китә.
Җыр-моң балаларны аякка бастырырга ярдәм итте
Шул дәвердән Ганиуллиналар иҗади тормыш белән яши башлый: халык җырларын, классик һәм яңа әсәрләрне өйрәнәләр. Җырлаганда төрле элементлар, бию хәрәкәтләре кертеп җибәрәләр, көн саен репетиция ясыйлар. Үз репертуарларына моңлы көйләрне дә, биеп башкара торган дәртле җырларны да алалар. Тырышлыклары бушка китми, үзләре катнашкан һәр конкурс йә фестивальдә алдынгы урыннарны яулый башлыйлар. Районда, республикада үткәрелә торган чараларга да гел чакырып торалар. Арча педагогика көллиятенең музыка бүлегенә укырга кергәндә, «җырчы кызлар» дигән даннары була инде. Беренче курста укыганда ук, төркем җитәкчесе Филарит Гасыймов Рәфинәне «Ягымлы яз» конкурсына алып бара. «Гөлҗамал»ны башкарып, «Халык җырлары» номинациясендә беренче урынны алып кайта Рәфинә. Икенче елны яңадан, сеңелесе Резедә белән дуэт җырлап, эстрада номинациясендә беренче урынга лаек булалар. Фортепиано классын алып баручы укытучылары, композитор Роза Мөхетдинова кызлар белән бик теләп эшли, аларга зур өметләр баглый. Көллият каршындагы Марсель Фәйзрахманов җитәкләгән «Егетләр» ансамбленә йөрү дә күп нәрсә бирә. Алар инде Казан сәхнәләрен дә яулый, башка шәһәрләргә дә чыгып китә. Рәфинә, Казанда үткәрелгән «Ватан» конкурсында «Уел» җыры белән катнашып, беренче урынга лаек була.
Резедә исә оста биюче буларак танылып килә. Сеңелләре Люция, Илсөя, Гөлсу да музыкаль сәләткә ия: апаларыннан үрнәк алып, сәхнәдә тәгәрәп үсәләр. Кызлар Арчада укый башлагач, гаиләнең матди хәле тагын да авырая. Район хакимияте рөхсәте белән, Зөлфия ханым сәнгать җитәкчесе вазифасына керешеп, гаилә концертлары оештыра башлый. Шушмабаш Мәдәният йорты директоры Динар Бариев белән берлектә, бай эчтәлекле программа төзеп, авылларда концертлар куеп йөри башлыйлар.
2003 елда ул «Ана даны» медаленә лаек була. Моны көтмәгән ханымның күзләрендә яшь тамчылары ялтырый. Ирләргә хас ныклы характерга ия хатын-кызга да башын куеп хәл алыр өчен ышанычлы, киң җилкә кирәк шул. Андый чакларда сыгылып төшмәскә аңа биш алмасы – биш чәчәге ярдәмгә килә. Әнә үзе дә бит газизкәйләре хакында нәрсә ди:
Бүгенге көндә биш кыз туган Казанда яши. Әниләрен дә үз яннарына алганнар. Рәхмәтле кызлар газиз әнкәйләрен һәрвакыт сөендереп тора. Зөлфия апа да кызларым дип җан ата. Иҗатларында булыша, мәкаләләр, хикәяләр язу белән мавыга. Әле менә элеккеге кебек тагын бер гаилә проекты башлап җибәргәннәр. «Кызлы йорт» дигән музыкаль тамаша әзерләп, зур сәхнәләрдә чыгыш ясарга ниятлиләр. Бер сүз белән әйткәндә, булдыра Ганиуллиналар диясе генә кала. Күз генә тимәсен!
Рәфинә Ганиуллина: «Сеңелләрем шәрә фотолар, тәмәке, алкоголь аша танылмакчы булды»
Рәфинә Ганиуллина сторисларында инстадусларының сеңелләре турындагы күпсанлы сорауларына җаваплар биргән.
«Сеңлегез Резеда Һиндстанда яши бугай. Кайтырга җыенмыймы?» — дип сораган беренче инстачы.
«Киткәненә ике ел була инде. Сторисларын карап барам, аңа анда бик күңелле кебек», — дип җавап биргән Рәфинә.
«Гөлсу юкка чыкты. Аккаунтын да бетергән. Аиша беләнме әллә алар?» — дигән сорауга җырчы болай дип җавап биргән:
«Алкоголь, cүгенү, шәрә фотолар, татуировка, тәмәке. Алар инстаграм аша үзләрен шулай танытырга хыялландылар. Ә хәзер акыл керде. Оят», — дигән ул.
«Туганнарыгыз белән аралашмаганга йөрәгегез әрнемиме? Әниегез моңа ничек карый?» — дип тә сораганнар. «Бу вакытлыча булырга тиеш. Без һәрвакыт бик тату булдык. Әниебез исемен тап төшерергә хакыбыз юк», — дип язган җырчы.
«Әниегезне кайсыгыз карый? Чиратмы?» — дип сораучыга: «Бүгенге көндә ул мөстәкыйль түгел. Һәр баланың бурычы — әти-әнисенә кадер-хөрмәт, кирәк булса, тәрбия күрсәтү. Бу сынау да түгел, бу чынбарлык, — дип җавап язган Рәфинә. — Иң өлкән бала буларак, нәрсә генә пешерсәм дә, сеңелләремне кунакка чакырам. Миңа каты бәрелгән вакытларында дәшми калам, чөнки үземне үрнәк күрсәтергә тиеш дип саныйм. Безнең мөнәсәбәтләрнең бозылуында минем гаебем юк. Әмма мин кичерә беләм. Гомумән, без кешеләрне ничек бар — шулай кабул итәргә өйрәнергә тиештер. Люция һәм Резеда белән араларыбыз әйбәт».
Рәфинә Ганиуллина «Кызлы йорт»ның яңа клибындагы аянычлы тарихны сөйли
«Кызлы йорт»ның «Туганнарым» җырына төшерелгән һәм күптән көтеп алынган клибы табадан төште. Клип беренче күренешләреннән үк күңелгә тәэсир итә, чөнки анда күп сынаулар аша узган көчле рухлы герой Ана Зөлфия ханымның язмышы сурәтләнә.
— «Туганнарым» җыры барлыкка килүгә үк, аңа клип төшерү идеясе туды. Бүгенге көндә эстрадада җиңел һәм шаян җырлар күп. Ә безнең саллырак, мәгънәлерәк тема күтәрәсе килде. Язмыш шулай хәл иткәндер инде: әни биш баласын җитәкләп әтидән китә һәм Арча районы Шушмабаш авылында яшәүче әтисе Мансур бабайга кайта. Әмма әни безне гомере буе әтигә карата яхшы мөнәсәбәттә үстерде. Клип нигезендә шушы күренешләр сурәтләнә, — дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Рәфинә Ганиуллина.
«Клипны Казанда әнинең сыйныфташы Мәүлия апаның бакчасында төшердек. Бабай ролен Мәүлия апаның энесе Фәрит абый башкарды. Эзләсәк тә, бабайга шулкадәр охшаш кешене таба алмас идек. Кыяфәте белән бабайга бик охшаган ул. Әнинең яшь чагын К.Тинчурин театры артисты, җырчы Зөлфия Вәлиева уйнады. Зөлфиянең ышандырып уйнавы мөһим иде һәм ул моны башкарып чыкты. Исеме белән генә түгел, күңел халәте белән дә әнигә охшады. Клипта шулай ук әни белән әтине дә күреп була. Клипның режиcсеры — Замирә Рәҗәпова. Гаиләдәге биш кызның бишесе дә сәнгать өлкәсендә булу — уникаль күренеш. Шуңа күрә безне сәхнәдә бергә күрү — әнинең зур хыялы иде. Киләчәктә тагын да эчтәлеклерәк проектлар башкару нияте бар, Алла теләсә, — диде Рәфинә.
P.S. Клипны төшергәннән соң, «Кызлы йорт»ның әнисе Зөлфия Мансур инсульт кичерә. Бу хәлгә кызлар бик нык борчыла, чөнки клипның дөньяга чыгуын кызлардан бигрәк әниләре көтә. Шөкер, бүгенге көндә Зөлфия ханымның хәле яхшы, әлегә ул хастаханәдә дәвалана. Герой Ананың савыгып өенә кайтуын, озак еллар буе яшәвен телибез!
Эльвира ШАКИРОВА, Интертат.ру
Рафина Ганиуллина
Видео исполнителя Рафина Ганиуллина
Источник: YouTube.comРекомендуемые треки
Новости от ZaycevNews
Ханс Циммер предложил тиктокерам сыграть с ним
Немецкий композитор Ханс Циммер завел аккаунт в социальной сети TikTok и обратился к аудитории с предложением.
Первое видео известного кинокомпозитора в TikTok содержит предложение поучаствовать в челлендже и сыграть отрывок его композиции из ленты «Дюна» вместе с ним дуэтом.
«Друзья, теперь я есть и в TikTok. Заходите на мою страницу и исполняйте композицию из «Дюна» со мной дуэтом. Мне не терпится узнать, что у вас получится!», — говорит Ханс Циммер.
Музыканты разных направлений охотно поддержали идею немецкого композитора. Теперь по хештегу #dunemovieduet можно найти самые разные варианты дуэта тиктокеров и Ханса Циммера. Напомним, что кинолента «Дюна» от режиссера Дени Вильнева вышла в широкий прокат 16 сентября. Для режисера и композитора это уже не первое сотрудничество. В прошлом они уже работали вместе, Циммер написал музыку для фильма Вильнева «Бегущий по лезвию 2049».
Вы в курсе, что канадский певец Джастин Бибер учил фейкового Тома Круза играть на гитаре, в то время как тот оказался дипфейком из TikTok? Зайцы — в курсе! Подробнее — здесь!
© ООО «ЗАЙЦЕВ.НЕТ», 2004-2021
Средство массовой коммуникации «ZAYCEV.NET».
Выходные данные
125315, г. Москва, ул. Лизы Чайкиной 6
+7 (985) 211-85-11 По общим вопросам:
admin@zaycev.net По вопросам взаимодействия с Правообладателями
e-mail: legal@zaycev.net подписаться на нас: