певец ильнат фархуллин биография

Илнат Фәрхуллин тормышындагы авыр вакыты турында сөйләде

певец ильнат фархуллин биография. Смотреть фото певец ильнат фархуллин биография. Смотреть картинку певец ильнат фархуллин биография. Картинка про певец ильнат фархуллин биография. Фото певец ильнат фархуллин биография

Күптән түгел Илнат Фәрхуллин «Әнкәемне үбәр идем» дигән җырын тамашачыга тәкъдим иткән иде. Узган көнне ул инстаграмдагы дусларын әлеге җырның тарихы белән таныштырырга булган. Баксаң, җыр тирән мәгънәгә генә түгел, күңел тетрәндергеч тарихка да ия икән.

«Моннан ике ел элек әни онкология белән авырды. Туган көнгә бер атна кала шикәре күтәрелде. Сабага хастаханәгә ятарга менде, хәле көннән-көн начарая. Туган көнне чәчәк бәйләме алдым да, киттем кайтып Сабага әнине котларга. Палатага кердем, әни үзенә охшамаган. Букетны кулына тоттырдым да, Казанга алып киттем. Бик яхшы табиб белән танышкан идем. Ризилә Ханнановна, мең рәхмәт сезгә! Әнинең бөтен җирен тикшерделәр, сәбәбен таба алмыйлар.

10 көн ятканнан соң минем үземә генә онкология түгелме икән дип әйтте. Чаптык шунда һәм таптылар. Әнигә әйтмәдем. Иртән чыгып китәм, кич өйгә кайтып елыйм (әйе, егетләр дә елый кайвакыт). Әнигә «доброкачественный» дим, бер дә куркыныч юк, алып аталар и «всё»! Табиб миңа колакка гына «50 гә 50» дип әйтеп куйды. Беренче вакыт бер кешегә әйтмәдем, абыйларга да.

Табибларга рәхмәтеме белдерәм: Фәрхәд, Гөлназ, Ләйсән.

Операциягә 5 көн кала әни белде һәм операция уңышлы үтте. Тикшеренеп торабыз. Әлеге җырның сүзләре хастаханәдә язылды, көе – студиядә. Минем әни тиз җырлар ярата. Әни турында сагышлы җырлар күп, шуңа күрә кызу темпта булсын әле дидем. Үзегезне саклагыз! Әнкәйләр янына кайтыгыз!», – дип яза Илнат.

Источник

Җырчы Илнат Фәрхуллин «Казан егетләре» төркеменнән китә

певец ильнат фархуллин биография. Смотреть фото певец ильнат фархуллин биография. Смотреть картинку певец ильнат фархуллин биография. Картинка про певец ильнат фархуллин биография. Фото певец ильнат фархуллин биография

Бу вакытны да сәгать сукты! «Казан егетләре» төркемендә җырлаган соңгы көннәрем. Әйе, дөрес аңлыйсыз — мин төркемнән китәм! Чуарлы сүзләр, егетләргә карата начар фикерләр көтәр кайберәүләр. Юк! Чын ир-егетләрчә хезмәт иттем, киткәндә дә түбәнлеккә төшмим. Беләм, күп сораулар туар. «Нәрсәгә? Нигә инде?» — диярсез. «Казан егетләре» төркемендә мин 7 ел егетләр белән бергәлектә иҗат иттем. Җиң сызганып бергә эшләдек, бер гаилә егетләре сыман дус яшәдек! Егетләргә һәм продюсерга рәхмәтләрем чиксез! Алар янәшәсендә зур тормыш мәктәбе үтелде! Бөртекләп кенә саллы тәҗрибә тупланды. Хөрмәтле тамашачым, күреп тордыгыз, минем һәрчак үз сүзем, үз фикерем булды һәм бар.Ялган йөз белән сәхнәгә чыкмадым, һәр чыгышымда 100% бирелергә тырыштым. Үзебез һәм үзем иҗат иткән күп җырларны сезнең хозурыгызга ирештердек, басып алкышлаган чакларыгыз күп булды. «Казан егетләре”нең Илнатлы дәвере күңелегездә җылы хисләргә төренеп сакланачагына шикләнмим! Мин сезнең белән саубуллашмыйм! Иң күңелле яңалыгымны ирештерәм — иртәгәдән мин үз юлым белэн атлый башлыйм! Бик күп җырлар иҗат иттем!

Мин иртәгәдән сәхнәдә автор-башкаручы! Бик тиздән яңа җырларымны ишетерсез, клибымны күрерсез! Күңелдән чыккан җырлар сезнең өчен! Димәк, алга! Хәерле сәгатьтә! Күрешербез! Яңалыкларым бик күп! Аллага тапшырдык, дуслар! Минем белән калыгыз!

Сезне яратып, хөрмәт белән, Илнат Фәрхуллин!» — дип язган җырчы.

«Күптән вакыт, уңышлар сиңа», «Син киткәч, төркемнең яме калмас инде», Афәрин, алга», Күптән үзеңә җырларга иде, син бит аерылып торасың», «Төркемдә син булмагач, кыен булыр инде, ярый, уңышлар», «Бик җаваплы адым, хәерле булсын!», «Бар да әйбәт булачак!» — дигән комментарийлар калдырганнар җырчының виртуаль дуслары.

Источник

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *