мингол галиев биография на татарском языке

Мингол Галиевнең тормыш линиясе

Әле үсеп беткәч тә, авыл апалары: «И, шушы бала да кеше булды», – дип аркадан сөяләр иде.

Мингол Галиев 1941 елның 27 ав­густында Мамадыш районы Иске Комаза авылында туган. Татарстан­ның халык артисты, мөгаллим.

Казан дәүләт консерваториясе­нең вокал факультетын тәмамлый. Казан дәүләт педагогика универ­ситетының музыка факультетында күп еллар педагогик эшчәнлек алып бара. Илледән артык фәнни хезмәт бастырып чыгара. Укучылары – рес­публика, бөтенроссия, халыкара дәрәҗәдә лауреатлар һәм дипло­мантлар иясе. Аның шәкертләре арасында танылган җырчылар күп.

мингол галиев биография на татарском языке. Смотреть фото мингол галиев биография на татарском языке. Смотреть картинку мингол галиев биография на татарском языке. Картинка про мингол галиев биография на татарском языке. Фото мингол галиев биография на татарском языке

Гаиләдә бишенче бала булып туганмын. Ирлә­рен сугышка озаткан хатын-кызлар басуда иген җыйган. Шулар арасында әни дә булган. Әллә кайгыдан, әллә авыр эштән, мин җитлекмичә – җиде айдан дөньяга килгәнмен. Кечкенә гәүдәле, бик чандыр идем. Әле үсеп беткәч тә, авыл апала­ры: «И, шушы бала да кеше булды», – дип аркадан сөяләр иде.

Без класста 21 бала укыдык. Шуларның унту­гызының әтисе юк иде. Без әтиләрне күрмәдек, тик без ятимлекне дә сизмәдек. Ни өчен дигәндә, бөтен гаиләдә дә ятимлек бит. Аннан, әниләребез ир урынына да, хатын урынына да җигелеп эшләде.

Әтиле булу белән бәйле гаҗәп бер вакыйга истә калган. Тәнәфестә малайлар сөйләшә: «Гыйль­мулланы әтисе кыйнаган икән». Шунда бер бала әйтеп куймасынмы: «Ярый әле безнең әтиләр юк, име…» Шушы вакыйгаларны кат‑кат уйлап утырам. Тормышны сугыш ни дәрәҗәдә үзгәртте, ятим итте…

Сугышка кадәр безнең якта күп ирләр шахтага барып эшләгән. 1940 ел башында әти дә, гаиләсен туендырырга теләп, шахтачылар әртиленә кушыла. Авылга да кайтып килә. Минем туганны белгәч, әнигә посылка сала. Ә аннан аны сугышка алалар. Соңрак үлгән хәбәре килә. Шулай итеп әти мине, мин әтине бер тапкыр да күрү бәхетенә ирешми калабыз.

Биш баланың өчесе генә үскән. Ике апам, үсмер яшькә җиткәнче, дөнья куйган. Ул вакытта бит кы­замык, тиф кебек чирләр күп иде. Медицина көчле түгел. Картайган көндә дә мәрхүм булган ике кызын әни гел искә ала иде.

Авылдагы иң чандыр, иң бетерешкән балалар­ның берсе идем. Тик минем рухым көчле булды. Кеше арасына керәсем, әнинең йөзендә горурлык хисләрен күрәсем килде. Җидене тәмамлагач ни­чек тә укуны дәвам итәргә теләдем. Урау юллар белән булса да, Мамадышка барып ун классны тәмамладым.

Балаларны кич белән клубка чыгармауны аң­лый алмыйм. (Авыл клублары турында сүз бара). Ул бит бозык урын түгел. Клуб тәрбия чыганагы булырга тиеш. Һәрхәлдә, безнең авылда шулай иде. Мәктәп һәм клуб янәшә атларга, бергә эшләргә тиеш. Әле бүген дә шулай эшләүче авыллар бар, шуңа бик сөенәм.

Моң миңа әниебез Миңсылудан күчкән дип уй­лыйм. 1909 елгы иде ул. Татар теленең өч гра­фикасында укырга-язарга өйрәнгән, белемле, тирән ханым иде. Яттан бик күп шигырьләр белде, мөнәҗәтләр көйләде. Аның моңлы тавышы бүген дә колагымда яңгырап тора.

Сугыштан соңгы елларда хатын-кызлар арасын­да кич утыру гадәте бар иде. Бер төркем авыл апа­ларының безнең өйгә җыелып, мөнәҗәтләр, көйләп, моңланып утырганнарын хәтерлим. Мин аларны мич башыннан йотлыгып тыңлый идем.

Өченче сыйныфта укыганда ата-аналар җыелы­шында җырлатканнарын хәтерлим. Ни өчендер мәхәббәт җыры башкарганмын. Ул чакта күпләр моны аңламады. Янәсе, орчык буе малайга каян килгән мәхәббәт җырлары. Ул чорда бу темага керергә ярамый иде. Ә мин моңа икенче төрле карыйм: халыкның мәхәббәт җырлары иң изге хисләрне чагылдырган. Табигый рәвештә саф кү­ңелдән кайнап чыккан тойгылар бит алар.

Әни берсендә ничектер: «Кеше балаларыннан була, безнекеләрдән юк инде», – дип әйтеп куйды. Үземне эзләгән, кайсы юлны сайларга дип йөргән вакытлар иде бу. Тиз генә документларны җый­дым да, Казанга – консерваториягә чыгып киттем. Тик бу турыда берәүгә дә, хәтта йөргән кызыма да әйтмәдем. Ни өчен дигәндә, ул вакытта артист­ларга караш бөтенләй башка иде. «Ә, артист булып йөргән итә», – дияләр иде. Әлбәттә, Усман Әлмиев, Рәшит Ваһапов кебек җырчыларга хөрмәт, соклану зур иде. Ләкин бит алар санаулы гына.

Консерваториядә документлар тапшырганда миңа 18 тулмаган иде. Баксаң, 18 яшькәчә кешенең тавышы әле утырып бетмәгән була. Шулай ук 24 яшьтән соң да уку йортына алмыйлар, инде карт санала. Алланың рәхмәте, авылдан килгән бала дип кызганып булса кирәк, документларымны кабул иттеләр. Бу минем тормыштагы иң якты вакыйгаларымның берсе.

Миңа кайберәүләр: «Син утын пүләнен дә җырларга өйрәтәсең», – диләр. Бер карасаң, бу чыннан да шулай. Җырлый белгән кеше белән һәркем дә эшләргә тели, ә менә моңы булмаган кешене җырларга өйрәтеп кара син! Бу авыр эш, ләкин мөмкин. Җырлый белмәгән кеше юк. Кеше ничек сөйләшә, шулай җырларга тиеш. Шуңа да гаиләдәге сөйләм балага нык тәэсир итә. Әти‑әнисе ягымлы аралаша икән, бу балада да ча­гыла. Кычкырганны да сизеп була. Телне болай куй, корсак белән сула дип өйрәтергә җыенмыйм, минем үз методикам. Мин табигыйлек яклы. Сабый тугач, «ңә-ңә» дип аваз саламы. Мин дә укучыларымны шул авазны җырларга өйрәтүдән башлыйм.

Әлбәттә, бөтен кеше җырчы була алмый. Бе­ренче чиратта моңа зур тырышлык, теләк кирәк. Һәм, әлбәттә, табигатьтән бирелгән талант. Менә шулар барысы да кушылгач кына, халык күңеленә кереп була.

Җырчы Хәнәфи Шәйдуллин исән чагында, янына хәлен белергә баргач: «Миңгол, үлемнән курыкмыйм, тик менә белгәннәрем үзем белән китә, тапшырып кала алмадым, шунысы аяныч», – дигән иде. Минем дә татар сәнгате турындагы белемнәремне, үз методикамны шәкертләремә өйрәтеп калдырасым килә. Шөкер, андый укучыла­рым да бар. Ләкин үсеп килүче буын, мәктәп бала­лары турында да онытырга ярамый. Шуңа да быел Совет районының 180 нче гимназиясендә Халыкара музыка сәнгате үзәге эшләп ятабыз. Мәктәп җитәк­челеге бик яхшы урын бирде. Сәхнәсе, аерым классы булган үзәк булачак ул. Яңа елга кадәр анда балалар шөгыльләнә дә башлар дип өметләнәм.

Ун еллар элек намаз укый башладым. Җай туры килмәсә, намазымны җыеп укыйм. Дин турында күп уйланам. Инкыйлабтан соң коммунистларның иң зур ялгышы – динне читкә этәрү булган. Ә бит партиядә идеология, пропаганда дигән система бар иде. Бер карасаң, коммунизмны төзү кодексы да нәкъ Коръәннән алынган бит.

Кайбер мөселман кардәшләрем минем намаз да укып, җырлап та йөрүне бик аңлап бетер­ми. Янәсе, болар бер-берсенә каршы килә. Бу бик фәлсәфи мәсьәлә. Мәчеткә йөргән кеше генә изге була дип карамыйм. Сафлыкка, чисталыкка өндәүче динебезне бик хөрмәт итәм. Тик җыр сәнгатендә дә бер начарлык та күрмим. Моң аша да кеше кү­ңеленә кереп, халыкны тәрбияли алуыма чын кү­ңелдән ышанам.

«Мин иманлы кеше, Аллаһны таныйм», – дип күп тапкырлар башкалар алдында кабат­лап йөрүчеләргә бераз шикләнеп карыйм. Әгәр дә берәү гөнаһлар кылмаса, башкалар белән яхшы мөнәсәбәттә булса, әти-әнисенә, гаиләсенә ихти­рам күрсәтсә, мохтаҗларга ярдәм итәргә тырыш­са, бу дингә, Коръәнгә каршы түгеллекне аңлата. Әгәр бүгенге көндә кайберәүләр сәхнәгә төрле кыяфәттә чыга икән, бу инде җәмгыятьнең йөзен күрсәтә. Җыр ул бүген коммерциягә әйләнде. Сәхнәдә бер төрле ул адәм баласы, ә тормышта икенче. Шулай да мин сәхнәгә ярымшәрә киенеп чыгучы артистларны хупламыйм.

Источник

Миңгол Галиев: «Моңы булмаган кешене җырларга өйрәтү – авыр эш, ләкин мөмкин»

мингол галиев биография на татарском языке. Смотреть фото мингол галиев биография на татарском языке. Смотреть картинку мингол галиев биография на татарском языке. Картинка про мингол галиев биография на татарском языке. Фото мингол галиев биография на татарском языке

Утын пүләнен дә җырларга өйрәтә диләр, Татарстанның атказанган һәм халык артисты, профессор Миңгол абый Галиев турында.

Үзе исә: «50 ел музыка өлкәсендә эшләү тәҗрибәмнән чыгып, шуны ачыкладым, моңы булмаганнарны да җырларга өйрәтеп була икән,- ди. Моңа бары тик вакыт һәм иң мөһиме теләк кирәк».

Сәламәтлек өчен көненә 20 минут җырлау кирәк

Мәктәп сәхнәсендә әз-мәз җырлап йөргән чагымны исемә төшереп, мин дә Миңгол абыйдан җыр дәресе алып карарга булдым. Болай, үзем өчен генә. Миңгол абый үзе дә: «Мин беркайчан да укучыларымны сез җырчы булачаксыз, зур сәхнәгә күтәреләчәксез дип укытмыйм, кая гына эшләсәгез дә, кем булсагыз да, җыр сезгә ярдәм итәчәк, кирәк булачак, дим. Аннары табиблар да кеше сәламәтлеге өчен көненә 20 минут җырларга кирәк, дип киңәш итә,» ди.

мингол галиев биография на татарском языке. Смотреть фото мингол галиев биография на татарском языке. Смотреть картинку мингол галиев биография на татарском языке. Картинка про мингол галиев биография на татарском языке. Фото мингол галиев биография на татарском языке

Галиевларның олы як бүлмәләре Миңгол абыйның эш бүлмәсе дисәң дә була. Зур гына пианино тора анда, берничә урындык. Шәкертләр биредә шөгыльләнә икән. Бүлмә төрле картиналар, чәчәкләр, дисклар, китаплар белән тулган. Миңгол абыйның үзенчәлекле бер гадәте бар, килгән шәкертләрен, шул исәптән мине дә ул камерага төшерде, сөйләшкәннәребезне диктофонга да яздырып барды. Дәресебезне башлаганчы Татарстанның халык артисты белән җыр сәнгате турында сөйләшәбез.

Әңгәмәдәшем белән аның балачагына кайтабыз, хатирәләр, истәлекләр. Сугыш еллары башланган көннәрдә, 1941 елның августында урак өсте вакытында җиде айлык булып туа ул. Әтиләре сугыштан кайтмый, яу кырында ятып кала. Әниләре биш баланы авырлык белән үстерә. Миңгол абый ябык кына гәүдәле була, еш чирли. Шулай да гаиләсенә ярдәм итәргә тырыша, мәктәптә укыган чакта ук йөкче булып эшкә урнаша, кичләрен атлар көтәргә йөри.

— Кышын бакчага чыгып, буранга каршы басып җырлый торган идем. 3нче сыйныфта укыган чагымда ата-аналар җыелышында мәхәббәт җыры башкарып күпләрне гаҗәпләндергән булганмын. Студент чагымда каты гына авырып киттем, бер ай тирәсе хастаханәдә дәваландым. Миңа куелган диагноз белән җырларга ярамый иде. Шул чактан үз сәламәтлегемә карата аеруча игътибарлы була башладым. Күбрәк хәрәкәт итәргә тырыштым, йөгердем. Бик талантлы табиб Мәрвәр Уразаева мине кабат тикшергәннән соң, «Син җырлаганга күрә, яшисең»,- диде. Һәркем җырларга тиеш, үзе өчен, нәсел дәвамчылары өчен. Җыр аша балаларда якты матур хисләр тәрбияләнә, матурлык камилләшә.

Тавышны ничек көйлиләр?

Миңгол абый мине җырлатып карый. Тавышымны көйләргә алына.

мингол галиев биография на татарском языке. Смотреть фото мингол галиев биография на татарском языке. Смотреть картинку мингол галиев биография на татарском языке. Картинка про мингол галиев биография на татарском языке. Фото мингол галиев биография на татарском языке

— Җырлый белгән кеше белән һәркем дә эшләргә тели, ә менә моңы булмаган кешене җырларга өйрәтеп кара син! Бу авыр эш, ләкин мөмкин. Җырлый белмәгән кеше юк. Кеше ничек сөйләшә, шулай җырларга тиеш. Шуңа да гаиләдәге сөйләм балага нык тәэсир итә. Әти-әнисе ягымлы аралаша икән, бу балада да чагыла. Кычкырганны да сизеп була. Телне болай куй, корсак белән сула дип өйрәтергә җыенмыйм, минем үз методикам. Мин табигыйлек яклы. Сабый тугач ничек ди, яле кабатла, әйе, «ңә-ңә». Әйдә хәзер кабатлыйбыз, «ңя, ңи, ай-ай-ай, әй-әй әй».

Бу авазларны кабатлау миңа бик кызык тоела, түзә алмый, көлә башлыйм. Миңгол абый исә: «Син генә түгел, бөтен шәкертләр дә шулай көлә башта. Беренче биш дәрес бик кыйммәтле, кабатлагыз,»- дип фотографыбыз Илдарны да «җырлата». Өчәүләп «ңә»ләргә тотынабыз.

мингол галиев биография на татарском языке. Смотреть фото мингол галиев биография на татарском языке. Смотреть картинку мингол галиев биография на татарском языке. Картинка про мингол галиев биография на татарском языке. Фото мингол галиев биография на татарском языке

— Тик тамашачыга бүген андый чын татар сәнгате кирәкме соң, Миңгол абый, халык күбрәге шау-шулы, уен көлкегә корылган, җиңел концертларны үз итә бит.

Татар җыр сәнгате мәктәбе кирәк

Миңгол абыйны балалар бик ярата. Шуңа да ул бүген берничә балалар иҗат үзәгендә дәресләр бирә, Казанның «Фантазия» хатын-кызлар джаз ансабле белән шөгыльләнә. Миңгол Галиевның студентлары Россия буйлап таралган. Алар арасында танылган җырчылар, гади завод хезмәткәрләре дә бар.

мингол галиев биография на татарском языке. Смотреть фото мингол галиев биография на татарском языке. Смотреть картинку мингол галиев биография на татарском языке. Картинка про мингол галиев биография на татарском языке. Фото мингол галиев биография на татарском языке

Мине исә башка көнне дә килергә чакырды. Методикасының курсы 20 дәрескә исәпләнгән икән. Үзем белән балаларымны да алып килергә киңәш итте. «Ходай кешегә аз гына булса да җырлау сәләте биргән икән, аны үстерергә, талантны камилләштерергә кирәк, җыр аша матурлык тәрбияләп була»,- ди Миңгол Галиев.

Язманы тапшырыр алдыннан гына, Миңгол абый бер хәбәр җиткерде. Аның Татар сәнгате мәктәбе булдыру турындагы хыяллары тормышка аша башлаган ләбаса, ничек кенә булмасын, беренче адымнар инде ясалган. Казан финанс, икътисад һәм информатика институты каршында Миңгол Галиевның мәктәбе булдырылган. Теләгән кешеләр Татарстан халык артисты Миңгол Галивның дәресләрендә шөгыльләнә, җырларга өйрәнә ала. Мәктәптә җырларга гына түгел, үзеңдә ышаныч тупларга, иҗади фикер йөртергә, төрле бәйгеләргә әзерлек булдырырга мөмкин. Шулай ук тотлыга торган, сөйләмендә кимчелекләр булган кешеләр өчен дәресләр файдалы булачак. Укыту программасы 4 айга исәпләнгән, түләүле, уку азагында шәкертләргә сертификат та бирелә.

Аеруча моңлы җырлаучыларны Миңгол Галиев республика, Россия, халыкара бәйгеләргә тәкъдим итәчәк. Мәктәпкә укучылар кастинг аша сайлап алына. Кастинг 29-30 гыйнварда үтәчәк. Кызыксындырган сораулар белән Казан Финанс, икътисад һәм информатика институтына мөрәҗәгать итәргә була.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Источник

Якташыбыз, күренекле җырчы Мингол Галиев истәлекләре

мингол галиев биография на татарском языке. Смотреть фото мингол галиев биография на татарском языке. Смотреть картинку мингол галиев биография на татарском языке. Картинка про мингол галиев биография на татарском языке. Фото мингол галиев биография на татарском языке

Әле үсеп беткәч тә, авыл апалары: «И, шушы бала да кеше булды», – дип аркадан сөяләр иде.

Мингол Галиев 1941 елның 27 ав­густында Мамадыш районы Иске Комаза авылында туган. Татарстан­ның халык артисты, мөгаллим.

Казан дәүләт консерваториясе­нең вокал факультетын тәмамлый. Казан дәүләт педагогика универ­ситетының музыка факультетында күп еллар педагогик эшчәнлек алып бара. Илледән артык фәнни хезмәт бастырып чыгара. Укучылары – рес­публика, бөтенроссия, халыкара дәрәҗәдә лауреатлар һәм дипло­мантлар иясе. Аның шәкертләре арасында танылган җырчылар күп.

Гаиләдә бишенче бала булып туганмын. Ирлә­рен сугышка озаткан хатын-кызлар басуда иген җыйган. Шулар арасында әни дә булган. Әллә кайгыдан, әллә авыр эштән, мин җитлекмичә – җиде айдан дөньяга килгәнмен. Кечкенә гәүдәле, бик чандыр идем. Әле үсеп беткәч тә, авыл апала­ры: «И, шушы бала да кеше булды», – дип аркадан сөяләр иде.

Без класста 21 бала укыдык. Шуларның унту­гызының әтисе юк иде. Без әтиләрне күрмәдек, тик без ятимлекне дә сизмәдек. Ни өчен дигәндә, бөтен гаиләдә дә ятимлек бит. Аннан, әниләребез ир урынына да, хатын урынына да җигелеп эшләде.

Әтиле булу белән бәйле гаҗәп бер вакыйга истә калган. Тәнәфестә малайлар сөйләшә: «Гыйль­мулланы әтисе кыйнаган икән». Шунда бер бала әйтеп куймасынмы: «Ярый әле безнең әтиләр юк, име…» Шушы вакыйгаларны кат‑кат уйлап утырам. Тормышны сугыш ни дәрәҗәдә үзгәртте, ятим итте…

Сугышка кадәр безнең якта күп ирләр шахтага барып эшләгән. 1940 ел башында әти дә, гаиләсен туендырырга теләп, шахтачылар әртиленә кушыла. Авылга да кайтып килә. Минем туганны белгәч, әнигә посылка сала. Ә аннан аны сугышка алалар. Соңрак үлгән хәбәре килә. Шулай итеп әти мине, мин әтине бер тапкыр да күрү бәхетенә ирешми калабыз.

Биш баланың өчесе генә үскән. Ике апам, үсмер яшькә җиткәнче, дөнья куйган. Ул вакытта бит кы­замык, тиф кебек чирләр күп иде. Медицина көчле түгел. Картайган көндә дә мәрхүм булган ике кызын әни гел искә ала иде.

Авылдагы иң чандыр, иң бетерешкән балалар­ның берсе идем. Тик минем рухым көчле булды. Кеше арасына керәсем, әнинең йөзендә горурлык хисләрен күрәсем килде. Җидене тәмамлагач ни­чек тә укуны дәвам итәргә теләдем. Урау юллар белән булса да, Мамадышка барып ун классны тәмамладым.

Балаларны кич белән клубка чыгармауны аң­лый алмыйм. (Авыл клублары турында сүз бара). Ул бит бозык урын түгел. Клуб тәрбия чыганагы булырга тиеш. Һәрхәлдә, безнең авылда шулай иде. Мәктәп һәм клуб янәшә атларга, бергә эшләргә тиеш. Әле бүген дә шулай эшләүче авыллар бар, шуңа бик сөенәм.

Моң миңа әниебез Миңсылудан күчкән дип уй­лыйм. 1909 елгы иде ул. Татар теленең өч гра­фикасында укырга-язарга өйрәнгән, белемле, тирән ханым иде. Яттан бик күп шигырьләр белде, мөнәҗәтләр көйләде. Аның моңлы тавышы бүген дә колагымда яңгырап тора.

Сугыштан соңгы елларда хатын-кызлар арасын­да кич утыру гадәте бар иде. Бер төркем авыл апа­ларының безнең өйгә җыелып, мөнәҗәтләр, көйләп, моңланып утырганнарын хәтерлим. Мин аларны мич башыннан йотлыгып тыңлый идем.

Өченче сыйныфта укыганда ата-аналар җыелы­шында җырлатканнарын хәтерлим. Ни өчендер мәхәббәт җыры башкарганмын. Ул чакта күпләр моны аңламады. Янәсе, орчык буе малайга каян килгән мәхәббәт җырлары. Ул чорда бу темага керергә ярамый иде. Ә мин моңа икенче төрле карыйм: халыкның мәхәббәт җырлары иң изге хисләрне чагылдырган. Табигый рәвештә саф кү­ңелдән кайнап чыккан тойгылар бит алар.

Әни берсендә ничектер: «Кеше балаларыннан була, безнекеләрдән юк инде», – дип әйтеп куйды. Үземне эзләгән, кайсы юлны сайларга дип йөргән вакытлар иде бу. Тиз генә документларны җый­дым да, Казанга – консерваториягә чыгып киттем. Тик бу турыда берәүгә дә, хәтта йөргән кызыма да әйтмәдем. Ни өчен дигәндә, ул вакытта артист­ларга караш бөтенләй башка иде. «Ә, артист булып йөргән итә», – дияләр иде. Әлбәттә, Усман Әлмиев, Рәшит Ваһапов кебек җырчыларга хөрмәт, соклану зур иде. Ләкин бит алар санаулы гына.

Консерваториядә документлар тапшырганда миңа 18 тулмаган иде. Баксаң, 18 яшькәчә кешенең тавышы әле утырып бетмәгән була. Шулай ук 24 яшьтән соң да уку йортына алмыйлар, инде карт санала. Алланың рәхмәте, авылдан килгән бала дип кызганып булса кирәк, документларымны кабул иттеләр. Бу минем тормыштагы иң якты вакыйгаларымның берсе.

Миңа кайберәүләр: «Син утын пүләнен дә җырларга өйрәтәсең», – диләр. Бер карасаң, бу чыннан да шулай. Җырлый белгән кеше белән һәркем дә эшләргә тели, ә менә моңы булмаган кешене җырларга өйрәтеп кара син! Бу авыр эш, ләкин мөмкин. Җырлый белмәгән кеше юк. Кеше ничек сөйләшә, шулай җырларга тиеш. Шуңа да гаиләдәге сөйләм балага нык тәэсир итә. Әти‑әнисе ягымлы аралаша икән, бу балада да ча­гыла. Кычкырганны да сизеп була. Телне болай куй, корсак белән сула дип өйрәтергә җыенмыйм, минем үз методикам. Мин табигыйлек яклы. Сабый тугач, «ңә-ңә» дип аваз саламы. Мин дә укучыларымны шул авазны җырларга өйрәтүдән башлыйм.

Әлбәттә, бөтен кеше җырчы була алмый. Бе­ренче чиратта моңа зур тырышлык, теләк кирәк. Һәм, әлбәттә, табигатьтән бирелгән талант. Менә шулар барысы да кушылгач кына, халык күңеленә кереп була.

Җырчы Хәнәфи Шәйдуллин исән чагында, янына хәлен белергә баргач: «Миңгол, үлемнән курыкмыйм, тик менә белгәннәрем үзем белән китә, тапшырып кала алмадым, шунысы аяныч», – дигән иде. Минем дә татар сәнгате турындагы белемнәремне, үз методикамны шәкертләремә өйрәтеп калдырасым килә. Шөкер, андый укучыла­рым да бар. Ләкин үсеп килүче буын, мәктәп бала­лары турында да онытырга ярамый. Шуңа да быел Совет районының 180 нче гимназиясендә Халыкара музыка сәнгате үзәге эшләп ятабыз. Мәктәп җитәк­челеге бик яхшы урын бирде. Сәхнәсе, аерым классы булган үзәк булачак ул. Яңа елга кадәр анда балалар шөгыльләнә дә башлар дип өметләнәм.

Ун еллар элек намаз укый башладым. Җай туры килмәсә, намазымны җыеп укыйм. Дин турында күп уйланам. Инкыйлабтан соң коммунистларның иң зур ялгышы – динне читкә этәрү булган. Ә бит партиядә идеология, пропаганда дигән система бар иде. Бер карасаң, коммунизмны төзү кодексы да нәкъ Коръәннән алынган бит.

Кайбер мөселман кардәшләрем минем намаз да укып, җырлап та йөрүне бик аңлап бетер­ми. Янәсе, болар бер-берсенә каршы килә. Бу бик фәлсәфи мәсьәлә. Мәчеткә йөргән кеше генә изге була дип карамыйм. Сафлыкка, чисталыкка өндәүче динебезне бик хөрмәт итәм. Тик җыр сәнгатендә дә бер начарлык та күрмим. Моң аша да кеше кү­ңеленә кереп, халыкны тәрбияли алуыма чын кү­ңелдән ышанам.

«Мин иманлы кеше, Аллаһны таныйм», – дип күп тапкырлар башкалар алдында кабат­лап йөрүчеләргә бераз шикләнеп карыйм. Әгәр дә берәү гөнаһлар кылмаса, башкалар белән яхшы мөнәсәбәттә булса, әти-әнисенә, гаиләсенә ихти­рам күрсәтсә, мохтаҗларга ярдәм итәргә тырыш­са, бу дингә, Коръәнгә каршы түгеллекне аңлата. Әгәр бүгенге көндә кайберәүләр сәхнәгә төрле кыяфәттә чыга икән, бу инде җәмгыятьнең йөзен күрсәтә. Җыр ул бүген коммерциягә әйләнде. Сәхнәдә бер төрле ул адәм баласы, ә тормышта икенче. Шулай да мин сәхнәгә ярымшәрә киенеп чыгучы артистларны хупламыйм.

Источник

Миңгол Галиев: «Җырламаган кешене дә бер елда җырларга өйрәтә алам»

мингол галиев биография на татарском языке. Смотреть фото мингол галиев биография на татарском языке. Смотреть картинку мингол галиев биография на татарском языке. Картинка про мингол галиев биография на татарском языке. Фото мингол галиев биография на татарском языке

«Теләсә кем килсен, миңа ышанып килә икән, минем яшькә җиткәч, мин бүген җырлаганча җырлый алачак», — ди Миңгол абый. Ул музыкаль театр булдырып, кадрлар әзерләү турында хыяллана. Балачак-яшьлек хатирәләре, тормыш турында гәпләшеп утырдык.

«Челән тәре» дигән кушаматтан арынасым килә иде»

— Мин сугыш башланган елны урак өстендә бишенче төпчек бала булып туганмын, ләкин теләп алган ук бала булмаганмындыр дип уйлыйм. Тууым да кеше төсле булмаган — 7 айдан туганмын, күрәсең, урак өстендә таңнан төнгә кадәр эшләүләр әнигә авырлык китергәндер. Беркем ышанмаган минем исән калачагыма. Әни әйтә иде: «И балакаем, мин сине караватка салып, уракка китә идем, исәнме икән дип кайта идем». Шулай яшәп исән калган бала мин. Әтинең сеңлесе Зәйтүнә апаның, мин үсә төшкәч тә, «И балакай, син дә кеше булдың бит, без сине исән калыр дип уйламаган идек, син кешегә дә охшамаган идең бит», — дип әйткәне хәтеремдә.

Кечкенә вакыттан мин күләгәдә үскәнмен инде. Үземне белгәннән бирле кеше арасына керәсем, кеше булып яшисем килде. Кайда булсам да, «челән тәре» дигән кушаматтан арынасы килә иде. Ябык кешегә «челән» диләр бит инде.

Безнең авылдан ул вакытларда сугыш алдыннан шахта җирләренә алып киткәннәр. Әти дә туганнары белән Мәскәүдән ерак түгел Тула өлкәсендәге Болохово шәһәренә киткән булган. Минем туганны белеп, ул посылка гына салган. Немецлар Мәскәүгә якынлашкач, шул тирәдәге бөтен кешене Мәскәүне сакларга дип алганнардыр. Әти кайтмады, соңрак югалганлыгы мәгълүм булды. Узган елда тикшертә торгач, 1941 елның ноябрь ахырында һәлак булганлыгы ачыкланды.

Ялгыз ана шушы биш бала белән кала. Беренче балага тугыз яшь тә тулмаган була. Әни безне тәрбияләп үстергән, «И, Миңсылу апа сыер җигеп йөрде бит инде ул», — дияләр иде. Ул вакытта атларның күбесен сугышка җибәргәннәр, шуңа күрә сыер җиккәннәр. Урак өсте булса, иртән 4тә чыгып киткәннәр.

Ике апамның берсе кечкенә чагында чәчәк авыруыннан үлгән, Бибинур апа 4нче класста дуслары белән күрше авылга Сабан туена барганда, бер авыл аша узганда, эссе каккандырмы, шуннан өй алдына алып кайтып салганнар аны. Ат белән алып кайтканнарын, мин бәләкәй бала өй алдында үзем генә елап торганымны хәтерлим. Кызгану булгандырмы инде ул, нәрсә булгандыр…

Шатлыклы хатирәләр әллә ни юк та диярлек. Күршеләрдә күлмәк тегүче бар иде. Өр-яңа күлмәк теккәч, куанычымнан бакча ягындагы капкадан йөгерә-йөгерә урамга чыгып киткәнемне хәтерлим.

Бәхетемә, исән калган бер очрак хәтеремдә. Авылда җиденче сыйныфтан соң, Мамадыштан — 8, бездән 12 чакрым булган Түбән Ошма дигән авылда торып укыдым. Башта көн саен диярлек йөгереп кайта идем авылны сагынып, аннары сирәгәйде. Бер гадәтем бар: нәрсә уйласам да, шул уйга таба барам. Ул бик каты юләрлек, куркыныч гадәт ул.

Кыш көне өчләр тирәсендә кайтырга чыктым, караңгы төшә. Җитмәсә, бер бияләемне югалткан идем, сыңар бияләй белән кайтып булмый бит инде, кулларны берсе эченә икенчесен җиңгә тыктым да барам. Берзаман юл күренми башлады. Шул төнге салкында башка юлдан китәргә кирәк бит! Урман эчендә бәләкәй генә пилорам, шунда ук ипи кибете бар иде. Бәхеткә, бу маяклы юл шул кибеткә китереп чыгарды. Ә анда ат белән ипигә менгән Габделхәй абый очрады. Аның белән кайтабыз шулай, берзаман кинәт кенә күз ачкысыз буран башланмасанмы?! Без көчкә кайтып кердек. Әгәр шул вакытта ярдәм килеп чыкмаса, юк була идем инде мин.

Бүтән бара алмадым мәктәпкә, авырдым, Әлифба китабын караганда да башым әйләнә иде. Белмим, нәрсә булгандыр, өзлегүме… Кышлар узды, җәйләр җитте. Әни, «И, син быел нишләрсең инде?» — дигәч, «Әни, мин укырга барам», — дидем. Унынчы сыйныфны Мамадышта тәмамладым. Тугызда вакытта безнең класка бер кыз килеп керде. Украина акценты белән генә сөйләшә, Фәния иде бу. Кечкенәдән театрга күңел салган идем мин, «Асылъяр» спектаклен өйрәнә башладык. Мине — Шәрәф, Фәнияне Ләлә итеп куйдылар. Әле ул бик җырламый да иде, мин аны җырларга өйрәтәм, елый-елый өйрәнгәнен хәтерлим.

Әнинең: «Әнә кеше балалары, безнекеләрдән юк инде», — диюе этәргеч бирде»

Шулай берсендә Казанга экскурсиягә алып бардылар. Ирек мәйданыннан Тукай мәйданына төшкәндә, химия укытучысы Диләрә Юнысовна консерватория бинасын күрсәтә. «Миңгол, күрәсеңме, җырчыларны җырларга шунда өйрәтәләр инде», — ди. «Нигә мине авыл баласын шаярта инде бу, нәрсә өйрәтсеннәр, бөтен кеше җырлый белә бит инде», — дим. Психология шулай булган, табигый дип уйланган. Мине кем өйрәткән инде?! Мин бит әле сигезне бетергәч, 1957 елда республика җыр фестивалендә лауреат та булган идем. Сәләт әнидән күчкәндер, ул бик матур тавышлы иде, гарәпчә Коръән дә, латинча да, кириллицаны да укый белә иде, мөнәҗәтләрен мич башында сәндрәдә тыңлап ята идем.

Тагын бер кызык нәрсә: берсендә өченче сыйныфта аналар җыелышында җырлаттылар мине, гармунсыз-фәләнсез: «Ачуланмады микән, үпкәләмәдеме икән, уйнап әйткән сүзләремә Зәйтүнәкәй, Зәйтүнәкәй, акчарлагым, хәтере калмадымы икән…» Мин җырлыйм, әниләрнең күзеннән яшь тама. Ә мин гомерем буе мәхәббәт җыры яклы булдым. Алайса мәктәпләрдә мәхәббәт җыры өйрәтәләр балаларга дип әйтәләр бит. Ә мин гомерем буе мәхәббәт җырларыннан балаларны аерырга кирәкми дип яшәдем. Бала мәхәббәттән туа бит, мәхәббәт хисе белән яши. Мин үзем дә 6 яшьтә бер кызга гашыйк булганымны хәтерлим, әкәмәт бит инде, и күрәсе килә шуны, шуның белән янәшә басып торасы килә…

Кеше арасына керәм дип йөреп, 8-9 классларда бер машинага йөк ташучы булып, таң тишегеннән мин кемнән ким дип эшләп йөрдем, капчыклар ташшыдым.

Ә кичләрен төнгә ат көтәргә йөри идем. Алар бөтен җиргә тарала, таң атканда, эшкә барасы бар бит дигән кебек җыелалар.

Кечкенәдән өйдә әни янында гел булышчы булдым. Әни уборкага 4тә китә, әни кайтуга төшке ашлар пешереп, чәчәкләргә су сибеп, хуҗалык эшләрен карадым.

Җырларга өйрәтүгә гаҗәпләнгәнсез, ә үзегез ничек килеп кердегез консерваториягә?

Унны тәмамлаганда берзаман әни: «И, кеше балалары… безнекеләрдән юк инде», — дип әйтеп куйды. Менә шушы сүз арттан эткән кебек этеп җибәрде. Тиз генә документларымны җыйдым да, Казанга киттем, теге юлы күргән консерваторияне таптым. 1959 ел иде бу. Документларымны карап, бер апа, без 18 яшьтән алабыз бит, ди. Аннары, ярар инде, алабыз, ди. Минем нинди хәлдә икәнне аңлады инде, чөнки 27 августта 18 тула иде. Документларымны алды, консультациягә кәгазь бирделәр, имтиханга керттеләр, Фәхри абыйга «Өй артымда шомыртым бар…» дип җырлап җибәрдем… «Басыйр җыры»н («Тормыш» җыры) да җырлап күрсәттем. Шунда беренче тапкыр Сара апаны (Сара Садыйкова — Т.И.) күрдем. Имтиханда фортепианода уйнады ул миңа.

Берсендә шулай класста утырам, бер егет килеп керде, җырлатып карады да, «син дә моңлы икәнсең» диде. Бу Илһам Шакиров булып чыкты. Ул 5 курста иде, беренче очрашу шунда булды.

Әзерлек төркеменә уздым, музыка белеме булмаганнарга ике еллык курс ул. Фәхри абый күнегүләр бирде миңа, ул канәгать, беренче зачетта беренче кертим әле дип кертеп җибәрде. Кердем, җырладым, берзаман Фәхри абый чыкты, күңеле төшкән, «эх, инәсен» дигән сүзен хәтерлим шуның. Анда мине бетереп ташлаганнар икән. Минем күңелем төште, барыбер шөгыльләнәбез. Яңа елдан соң Фәхри абый китте, мәрхүмкәем…

Икенче укытучы килде, чуваш егете. Аның тавышы бик көр иде. Миңа тыныңны тотып, авызыңны ач, башыңда яңгырасын дип, башкача җырларга кушты. Гел шулай эшлим инде, тырышам, язга кадәр шулай булды. Икенче әзерлеккә килдем, ни аларча, ни үземчә җырлый алмыйм. Авылга кайтсам, хурлык бит! 8 класста лауреат булган бала бит мин.

Авылга кайттым да, ватан алдында бурычымны үтәргә телим дип гариза яздым. Армиягә китәргә вакыт җитте, кичтән «Бүре малае» дигән спектакльдә уйнадым әле, чәчне алдырмый торырга рөхсәт алдым. Армиягә киттем, авиамеханиклыкка укыдым, «бишле»гә тәмамладым. Хезмәт җиңел булмады ул вакытта, мин генә киттем үзем теләп, 1-2 айдан соң указ чыкты, институтлардан да ала башладылар, чөнки 1941 елда сугыш вакытында туган балалар аз, армиягә кеше кирәк.

Кайттым, консерваториядә икенче әзерлек төркемен укып бетердем, тагын имтихан, диделәр. Берзаман Илһам Шакировның укытучысы төшеп килә. Борчылма, син әйбәт җырлыйсың, ди.

«Кызымның минем эшемне дәвам итәрдәй тавышы бар иде»

Моңлы кешеләр бәхетсез була дигән сүз белән килешәсезме, Миңгол абый?

Беләсезме, бик моңлы кешеләр я бәхетле, я бәхетсез була. Моң дигән әйбер ул — йөрәк авазы, шатлыгың булсынмы, кайгыңмы, шушыны чагылдыра торган йөрәк авазы ул. Моңсыз батырлык та була алмый. Хәтерлисез бит, «Гомерем минем моңлы бер җыр иде, үлемем дә яңгырар җыр булып…» — дигән Җәлил. Моң — мескенлек түгел, кеше бәхетсез була дигән сүз түгел. Әни дә мөнәҗәт, бәетләр әйтеп, моң белән яшәде. Дөрес, моңлы кеше кичерешле, хискә бирелүчән була. Ә хискә бирелүчәнлек тормышта авырлыклар китерергә мөмкин.

Сезгә дә авырлык китердеме?

Алай дип әйтә алмыйм, безнең класстта 1-2 баланың гына әтисе бар иде. Без бөтенебез ятимнәр идек, шуңа ятимлекне белми идек, әни әти дә булган безгә. Матчада чыбык тора иде, «әнә» дип кенә күрсәтә иде әни.

Балаларыгызның җырлавын теләдегезме?

Теләдем. Улым 50 яшьтән узды, 1970 елгы, ул җырламый. Ә 1973 елда кызым Роза туды, тавышы матур иде, минем эшемне дәвам итәрдәй тавышы бар иде аның. Мин аны алай әйдәләмәдем инде, гәрчә консерваториягә кереп укый ала иде, «Ягымлы яз» фестивалендә лауреат та булды ул. Педагогика юлыннан китеп, география белгечлегендә укыса да, музыка кафедрасында да махсус курсны үтте.

Гомере генә кыска булды, 37 яше тулганда онкологиядән вафат булды. Назар исемле улы, Настя исемле кызы калды. Настя технология һәм дизайн училищесының беренче курсын тәмамлады. Роза үлгәч, ул безгә юаныч та, таяныч та булды. Назар электр элемтәсе техникумын бетерде, хәзер армиягә әзерләнә.

Кызыгызны югалту иң зур сынау булды дип әйтә аласызмы?

Ходай Тәгалә балалар кайгысы күрергә язмасын дигән сүз бар бит… Дөресе шул. Кызым ахыргача шулкадәр тырышты, чыдам булып сиздермәде. Ире безгә: «Мин аның ничек тилмерүенә карый алмыйм», — дип шалтыратты. «Улым, тизрәк алып кайт», — дидем. Апрельдә алып кайтты, соңгы көнгә кадәр үзебездә тәрбияләнде. Туган көненә ике көн кала (туган көне 22 август) үлде, 20 августта туган авылыма әни янына алып кайтып җирләдем.

Бик җылы иде безнең мөнәсәбәтләр, шулкадәр матур җырлый иде ул. 2-3 җыры калды язылып, юбилейда җырлады ул минем. Гаҗәеп кешелекле иде. Без аларга баргач, кодагыйларга да керәбез, гадәттә. «Әни, безгә дигәнне аларга алып барыгыз», — дип әйтә ди. Кодагый белән Роза үзара бик якын булдылар.

«Җырламаган кешене дә бер елда җырларга өйрәтә алам»

Миңгол абый, бүген нинди хыял белән яшисез?

Минем хыялым — музыкаль театр. Үзем исән вакытта музыкаль театрга кадрлар әзерли алмасам, үкенечле була. Мин эшләмәсәм, бүтән кеше эшли алмый аны. Мин булырга тиеш тавыш көйләү буенча. Бүтән кеше, минемчә эшләсә дә, мин була алмый ул. Психологик ягы, аурасы миннән булырга тиеш. Минем белән сөйләшкәннән соң тынычланып кала күп кеше.

12 ел элек Президентка хат яза башладым, музыкаль театр булдыруны көн тәртибенә куйдыгыз, кадрлар әзерләүне үз өстемә алам, җавап бирәм, дидем. Индус Таһиров, Фәндәс абыйлар да хуплап: «Без белгән, хөрмәт иткән педагог Миңгол абыйга ышанып тапшырабыз» — дип яздылар. Президентка барып җитмәде бугай.

Минем хыялым — татар милләтен, телен саклау. Музыкаль театр булдыру өчен елга 42 млн сум акча кирәк дип исәпләнде. Беренче «Үзгәреш җиле»н үткәрү өчен 72 млн сум акча киткән икән… Музыкаль театр, сөйләмчә җырлау белән чыксак, дөнья шаккатачак. Театрны булдыруда читтән генә күзәтүче була алмыйм, бер елда җырламаган кешене өйрәтә алам, ләкин аның өчен миңа ышану кирәк.

Бөтенләй җырлый белмим дип уйлаган кеше дә җырлый башлый аламы?

Әйе, җыр сәнгате борынгы заманнардан бирле килә. Кеше авазы сихри көчкә ия. Тукай фикеренчә, авызны зур ачмыйча да тавыш көчле чыга ала дигәнгә иманым камил.

Әле Япониядә зур залда чыгыш ясаган идек — Рәшит Кәлимуллин, Рәшит Мостафин һәм мин. Ике зур концерт булды. Миңа җырлаган вакытта, залдан русчага тәрҗемә итеп, сорау бирделәр: ничек алай була ул, сез авызыгызны да ачмыйсыз кебек, ә яңгыравык тавышыгыз алга таба очып чыга, диләр. Шунда Тукайның сүзләрен русчалатып әйттем: «Безнең халыкның традициясе шундый: хисләреңне ихлас белгертү өчен авызны киң ачу мөһим түгел».

Тукай: «Бер кичәдә шәкерт шундый матур итеп, авызын кәгазь калынлыгында ачып җырлады. Әгәр мин ишетмәгән булып, татарның җырлаганын карап торсам, мин аны кызу-кызу сөйләшә дип уйлар идем. Әгәр урысына карап торсам, авызы зур ачылуына карап, бу җырлый икән дип уйлар идем», — ди. Шушы татар халкының электән сөйләм кебек җырлавы мөмкинме икән дип уйладым мин һәм шулай дип таптым да. Безнеке ягымлы матур тавыш чыгаруга юнәлтелгән булырга тиеш. Шушыны эшләп, үземнең методикам барлыкка килде. Ул методика үзен аклап, бүтән милләтләрнең дә ихтирамын казанды. Сөйләм позициясендә җырлау дигән төшенчәгә кадәр барып җиттем мин. Сет Риггсның «Пойте как звезды» дигән китабының беренче абзацын гына укып карадым, мин дөрес юлда икән, дидем. Күпме кешенең тавышы авызы ачып бозыла дигән сүзләр язылган анда, җырлаганда, хискә нигезләнеп җырларга кирәк, ди.

Апрельдә халыкара конференциягә чакырдылар, шунда мин «Габдулла Тукай күзаллавына нигезләнгән татар халык вокалының шәхесне тәрбияләүдә роле» темасына чыгыш ясадым. «Туган тел» җыры белән башладым да, бөтенесенең игътибары миңа күчте.

Җырлый белмәгән кеше сезгә килсә, шул «ңә-ңә»не җырлатасызмы?

1-2 ай элек Сәгыйть Хәбибуллин миңа, итальян педагоглары телнең торышына игътибар итә икән, ди. Шуңа килеп җиткәннәрмени, мин 30 ел шуның белән эшлим бит инде дип җавап бирдем. Музыкаль театрда да сөйләмчә җырлау кирәк. Күпме депутатлар бар, яхшы сөйлиләр, болай, тегеләй кирәк диләр, ә практиканы мин генә эшли алам. Әгәр миңа ярдәм итеп, мине санласалар, иманым камил, бер ел эчендә дөньяга күрсәтә алырлык тавыш көйли алам. Җаным-тәнем белән әйтә моны, чөнки сыналган. Өч студентым диплом эшләрен Миңгол Галиевның халык методикасы дигән темага яклап чыктылар.

«Ялгыз калу — куркыныч әйбер»

Миңгол абый, иҗат, эш бер хәл инде ул, ә тормышта тагын нинди эшләрне яратып башкарасыз?

Бакчачылыкны яратам. Гөмбәләр, үләннәр, даруларны үзем ясап киптерәм. Иван чәй, бака яфрагы, канлы үлән кулланам, елан көпшәсен (болиголов) онкологиядән тамчылап, курслап эчкәнем бар. Простатадан канлы үлән дә әйбәт. Согын да алам, чәен дә ясыйм. Әрем белән катыкның да файдасы зур икән. Аяк шешсә, бер савытка әрем чәчәген тутырасың да, шуңа катык саласың, 10 көн тотасың, аякка сылап, чүпрәк белән урап куясың.

Әле бер-ике атна элек тавышым бетеп китте. Бу дөньяда кирәгем калмады минем дип хафаландым, чөнки тавышың булмаса, өйрәтеп булмый. Лорга бардым, пышылдап сөйләшмәскә кушты, һава күп чыга, тавыш ярыларына басым зур була икән. Гомумән алганда, тавыш картаймый ул. Ризыктан да тора, нинди тормыш белән яшисең, аракы, тәмәкенең зыяны да бар.

Тормышта нәрсәне кичерә алмас идегез?

Икейөзлелекне. Тормышта төрле кешеләр була. Балаларга, яшьләргә чын мәхәббәт белән карыйм. Ягымлы булсаң, ул гомергә сине якын итә. Балалар бакчасына керәм, минем белән аралаша башлыйлар. Өлкәннәргә хөрмәт белән карыйм. Шушы яшькә җиткәндә, шундый хөрмәткә лаек булсаң иде дип карыйм.

Ялгыз калудан куркасызмы?

Ашарга пешерергә яратасызмы?

Ашарга пешерергә яратам, мин бит 14 яшьтән өйдән чыгып киткән кеше. Торакта кешедә кемдә генә торсам да, балалары кебек яшәдем. Кунакка туганнарга барсам, әзер табынга барып утырырга түгел, гөрләшеп бергә әзерләргә яратам. Шәкертләр җыелышып килә дә миңа, бергәләшеп ашарга әзерлибез, алай тагын да якынрак буласың бер-береңә.

Ризык мәсьәләсендә табигыйлык кирәк, диләр. Аяк астындагы бөтен үләннәрне кулланырга була. Каты чирәм дибез, ә организмның никадәр ташларын эретә ала икән. Тузганакның әчкелтеме матдәләр алмашуга яхшы тәэсир итә. Яз көне үги ана, бака яфракларын, тузганакны бөтенесен бергә кушасың да, шул килеш май салып ашыйсың, шушы ук салатка помидор, кишер, кыяр салырга да була. Каядыр барсам, гастрольдә дә бакчаларга чыгып китәм.

Аннары үләннәрдән мендәр дә ясыйм әле. Каен, усак имән, чия, карлыган яракларын җыеп киптерәсең дә, ак чыршыны уып салсаң, мәтрүшкә кушсаң, хуш исле мендәр ясап, шуны иснәп ятасың.

Үрнәк хатын-кыз нинди булырга тиеш?

Үрнәк хатын-кыз ире өчен яши торган хатын-кыз булырга тиеш. Тормышта шулай бит инде: хатын-кыз ире өчен яши икән, ул үзе өчен яши, чөнки ире өчен яшәгән хатын-кыз өчен ире яши. «Слабый пол» дип хатын-кызны әйтәләр бит, мин килешмим, ирләр йомшак, дим. Хатын-кыз пыр туза башласа, ир нәрсә генә эшләп бетерми, рәткә китереп булмый.

Яшьләр, өлкәннәр арасында тавыш чыкса да, гел яшьләр гаепле дисәләр дә, барыбер өлкәннәр гаепле. Гаиләдә дә шулай, гаилә өчен ата җавап бирә. Илдә нәрсә генә булмасын, ил җитәкчесе җавап бирә. Ул табигый әйбер.

Хыянәтне кичерә алыр идегезме?

Хыянәт бит төрлечә булырга мөмкин. Безнең дин буенча дүрт хатынга кадәр алырга ярый. Тормышта хатыннар ирсез булмасын өчен дип карыйм мин моңа. Әгәр хатыннарың дус булса, ир бәхетле. Җенси ягын гына карасаң, яшәү түгел ул.

Хыянәтне мин күз алдына китермим, гомер буе бер кешене яраттым. Бөтен кеше бер инде ул, бөтен кешенең организмы бертөсле. Хатын алгансың икән, син аңа назны жәлләмә инде. Әгәр хатының читкә китә икән, тукта, ник китте әле бу, ул биргән назны бирә алмыйммыни дип уйланырга кирәк.

Юбилей елында нинди планнар белән яшисез?

Татарстанда үземнең методикам буенча очрашулар оештырасым килә. Юбилей елын исәпкә алып, районнарда җырлашып, концертлар уздыру хыялы бар. Район җитәкчелеге, Мәгариф, Мәдәният министрлыклары ярдәм итсә, миңа теләктәшлек белдерсәләр, бик яхшы булыр иде. Үземнең эшемне дәвам итүче, бөтен дөньяга үрнәк булырдай, Тукай теләгән татар җыр мәктәбен, халыкчан вокалны дөньяга тарату буенча эшне башласак, татар халкын таныту да шуннан булачак. Дөньяның киләчәге өчен татар халкы кирәк. Кайчандыр Орфей салган аваз безнең авазда ишетелсен. Орфей авазы ишетелерлек итеп эшләргә тиеш без.

Источник

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *